Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Фатир арендалаучы укытучыларга өстәп 20 мең сум түлиячәкләр

Педагогларга тагын нинди ярдәм каралган?

ТР Мәгариф министры Илсур Һадиуллин белдерүенчә, республикада белем бирү өлкәсендә кадрлар проблемасын хәл итү өчен махсус программалар булдырылган. “Барлык укытучылар да фатир яки ипотека алу мөмкинлегенә ия түгел. Аларга ярдәм йөзеннән, торак арендасы өчен 350 яшь укытучыга 20 мең сум күләмендә ай саен акча биреп барачакбыз. Моннан тыш, 350 укытучыга 1 миллион сум күләмендә торак сертификаты тапшырачакбыз. Әле яшьләре билгеләнмәгән”.

Министр сүзләренчә, беренче елда яшь укытучыларның 23% гына эшен дәвам итә. Укытучыларның уртача яше – 48. 22 % - пенсия яшендәгеләр, 21% - яшьләр. Татарстанда иң беренче яшьләргә ярдәм чараларын көчәйтәләр. Элек яшь укытучыларга өстәмә 3500 сум түләнсә, хәзер бу сумма да 10 мең сумга кадәр арткан. Моңа кадәр мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә мондый өстәмә тәләүләр булмаса, хәзер яшь тәрбиячеләр дә 3 ел дәвамында ай саен 10 мең сумга артыграк хезмәт хакы алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев