Федераль автомобиль юлларын тагын яптылар
Йөк машиналары һәм автобусларны зур юлларга чыгармыйлар.
Иртәнге сәгать 5тән М-7, Р-241, Р-239, А-295, А-151 федераль трассалар ябылды. Бу хакта МЧС хезмәте хәбәр итте. Сәбәбе көчле буран чыгуы белән бәйле. Чикләүләр һава торышы яхшырганчы торачак, ди Чаллының Дәүләт автоинспекциясе.
Шәһәрнең баш автоинспекторы Радий Кадиков җиңел машиналар белән дә юлларга чыкмаска киңәш итә. Юлда авария, зур бөкеләр булуы, ягулык бетеп китүе ихтимал. Тиз генә ярдәм итеп булмаячак, дип кисәтте. Монда яздык.
Ябылган трассалар:
М-7: "Волга" Мәскәү - Владимир - Түбән Новгород - Казан - Уфа
М-7: Ижау һәм Пермьга керү юллары
М-7: Кировка таба юл
Р-241: Казан - Буа - Ульяновск
Р-239 Казан - Оренбург - Акбулак - Казахстан Республикасы белән чикләр , аэропортка таба юл
А-295 Йошкар-Ола - Яшел Үзән - М-7 "Волга" автомобиль юлы
А-151 Цивильск - Ульяновск
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев