Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Фигуралы шуу буенча спортчылар һәлак булды

Вашингтонда самолёт вертолет белән бәрелешеп, елгага килеп төште.

Бүген Вашингтонда самолет һәлакәткә очрады. Вашингтонда Bombardier CRJ700 пассажир самолеты белән хәрби вертолет бәрелеште. Нәтиҗәдә самолет Рональд Рейган исемендәге аэропорттан ерак түгел Потомак елгасына килеп төште.

«Пассажирлары арасында СССР чемпионатының парлы шуу буенча тренер Инна Волянская булган», – дип хәбәр итте ТАСС агентлыгы. 

Инна Волянскаяга 58 яшь. Ул Валерий Спиридонов белән парлап чыгыш ясады. Пар СССР чемпионатында (1980) бронза яулады, СССР халыклары спартакиадасында (1982) җиңде.

Самолет бортында шулай ук фигуралы шуу буенча 1994 елгы дөнья чемпионнары Евгения Шишкова һәм Вадим Наумов та булган. Аларның уллары да шул рейс белән очкан.

Авиакомпания мәгълүматларына караганда, самолетта 64 кеше булган. BNO News мәгълүматларыннан билгеле булганча, Потомак елгасыннан ким дигәндә 19 мәет чыгарылган.

Фото: Владимир Беззубов / ТАСС

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: югалту спорт фигуралы шуу үлем-китем Һәлакәт авиакатастрофа