Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Фирдүс Тямаев «Татар җыры»на по блату кермәгән

Фирдүс Тямаев беренче тапкыр «Алтын барс» премиясен 2012 елда алган. Бу бүләкне алу тантанасына ул иң мөхтәрәм тамашачысын - авылдан килгән әнисен дә чакырган. «Билетны үзем сатып алдым, по блату түгел», - дип сөйләде Фирдүс. Җырчы әлеге хатирәләре белән бүген узган матбугат конференциясендә уртаклашты. 17 декабрь көнне «Пирамида»да узачак «Татар...

Фирдүс Тямаев беренче тапкыр «Алтын барс» премиясен 2012 елда алган. Бу бүләкне алу тантанасына ул иң мөхтәрәм тамашачысын - авылдан килгән әнисен дә чакырган. «Билетны үзем сатып алдым, по блату түгел», - дип сөйләде Фирдүс.

Җырчы әлеге хатирәләре белән бүген узган матбугат конференциясендә уртаклашты. 17 декабрь көнне «Пирамида»да узачак «Татар җыры» фестиваленә багышланган әлеге чарада шулай ук Хәния Фәрхи, Артур-Марат дуэты, Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов кебек җырчылар да бар иде. Очрашу 2 сәгатькә якын дәвам итте. Конференция тәмамлангач журналистларны өчпочмак, чәк-чәк кебек тәмле ризыклар белән сыйладалыр. «Артистлар.ру» хәбәрчесе аеруча хуш исле каһвәдән мәмнүн калды.

http://artistlar.ru/firdus-tyamaev-tatar-jyryna-po-blatu-k/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев