Фирдүс Тямаевка Чаллыда үрдәк, чебиләр бүләк иткәннәр
Ильмира Нәгыймова нәрсә алып килгән?
Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев бу көннәрдә Чаллы тамашачысын «кыздыра». «Энергетик» мәдәният сараенда «Тишек носки» дип исемле яңа программасын күрсәтә. Тамашачылары концертны югары бәялиләр.
«Фирдүс бик ихлас, патриотик, мәгънәле, дәртле җырлары белән ял иттерде. Биедек тә, еладык та, уйландык та. Җырчы «Күңелең тишек булганчы, носкиең тишек булсын, – дип яңа программасына ни өчен шундый исем бирүен әйтте», – ди хезмәттәшебез Лариса Яруллина.
Тамашачылар концертка буш кул белән килмәгән. Тамада Ралиф Ямалиев Актанышта үскән тере үрдәк бүләк итте.
«Нәрсә бүләк итим дип аптырап торганда, ит яратуың искә төште. Актаныш районында үстерелгән үрдәк алып килдем. Үзең теләсә нишләтерсең», – диде ул.
Тагын бер тамашачы чебиләр алып килгән.
«Нәни чебиләребезгә 7 көн булды. Гастрольләр беткәч өйгә алып кайтабыз сезне», – ди аларга биюче Альберт Әхмәтов.
Концертка җырчы Ильмира Нәгыймова да килгән. Фирдүс аны зурлап сәхнәгә чыгарды.
«Бүләксез килде димәгез, мин аны концерт алдыннан бирдем. Сәхнәгә чыгармын дип уйламаган да идем», – дип Ильмира Фирдүскә җылы итеп каршы алганы өчен рәхмәт әйтте.
«Сине күргәч, борчылам. Тавышым да карлыккан», – ди аңа Тямаев.
Шулай да ул концертында фанатларына бер елга җитәрлек энергия биргән. «Тишек носки»ны караучыларның күбесе шулай диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев