Фирүзә Шәйхетдинова: “Республика, шәһәр халкына сайлауларга кагылышлы төгәл яңалык биреп бару мөһим”
Хәзерге вакытта Чаллыда 173 сайлау участогы эшли. Алар шәһәрдәшләребезне кичке сигезгә кадәр кабул итәчәк.
Автокалада сайлаулар бик оешкан төстә бара. Әлегә вакытка инде 62 процент сайлаучы үз тавышын биреп өлгерде. Алар арасында Чаллының мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе белгече Фирүзә Шәйхетдинова да бар. “Без әлеге сәяси чарада катнашып кына калмыйбыз, ә аны дөрес һәм тулы итеп яктырту өстендә дә актив эшлибез. Республика, шәһәр халкына сайлауларга кагылышлы төгәл яңалык биреп бару мөһим. Чөнки бу киләчәк тормышыбызны хәл итүче мөһим вакыйга ”, - ди шәһәрдәшебез.
Хәзерге вакытта Чаллыда 173 сайлау участогы эшли. Алар шәһәрдәшләребезне кичке сигезгә кадәр кабул итәчәк. Урыннарда сайлаучыларның сәламәтлегенә кагылышлы тиешле саклык чаралары да күрелгән. Барлык участокларда дезинфекция чаралары бар. Моннан тыш сайлаучыларга битлекләр һәм аерым ручкалар да бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев