Физик мөмкинлекләре чикле кызлар подиумга чыкты
Проектта 11 кыз катнашты.
Чаллыда физик мөмкинлекләре чикле яшүсмерләр өчен мөһим вакыйга булды. Кызлар подиумга чыгып мода күрсәттеләр.
Әлеге мөһим чараның иганәчеләренең берсе – «Триада» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Гөлсинә Садриева үзенең тәэсирләре белән уртаклашты.
«Шәһәребездә коммерциянеке булмаган «Планета добра» инвалид балаларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм үзәге эшләп килә. Шушы көннәрдә әлеге оешманың «Яхшылык планетасы» проекты буенча 3 айлык эш нәтиҗәсенә багышланган бик матур чара булды. Проектның геройлары – сәламәтлекләре чикле 11 яшүсмер кыз. Алар һәм аларның әти-әниләре өчен чарада катнашу, аларның тормышта үз урыннарын табарга тырышулары да әһәмиятле. Кешеләр арасына чыгу аларны шик-шөбхәләрдән, оялудан, куркудан арындырды. Җәмгыяткә ышаныч уятты. 3 айга якын әзерлек барышында кызлар махсус дәресләр үттеләр. Үз-үзләрен презентацияләделәр, этикет нигезләре белән таныштылар. Үз өсләрендә нык эшләделәр. Аларга остазлар, стилистлар булышты. Һәр баланың индивидуальлеген ачарга ярдәм иттеләр. Һәрберсенә аерым образ сайладылар. Профессионал прическа һәм макияж ясалды. Нәтиҗәдә аларның бәхет сирпегән күз карашлары беркемне дә битараф калдырмады. Проектның финалы – шәһәрнең бер ресторанында инкюзив мода күрсәтү. Кызлар матур киемнәрдән подиумга чыкты. Бу күңелләрне нечкәрткән иң дулкынландыргыч мизгел булды. Залдагыларның күзләренә яшьләр тулды. Алар кызларны алкышларга күмделәр», – диде ул.
Дәрәҗәле кунаклар арасында шәһәр башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова да бар иде.
Ул кызларның осталыгына, таланатына сокланып, аларны «Бәллүр алиһәләр» дип атады.
Кичә проектта катнашучы кызларга бүләкләр биреп, тәмле ризыклар белән чәй эчү белән тәмамланды.
Фотолар Гөлсинә Садриевадан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев