Флүрә Талиповага дәрәҗәле исем бирелде
Аңа бүләкне Бөтендөнья татарлары җыенында тапшырдылар.
Чаллыда яшәп иҗат итүче автор-башкаручы, «Эврика» мәдәният үзәге җырчысы Флүрә Талипова сөенече белән уртаклашты. Аңа ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы белән «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде.
«Республика җитәкчесенең мине бүләкләү турындагы Указы 15 октябрьдә чыккан иде. Мин моны әйтеп тормадым. Кичә «Татарстанның эшлекле партнерлары» форумының пленар утырышында Рөстәм Миңнеханов бүләкне тапшырды. Минем иҗатыма югары бәя биргән җитәкчеләргә, иҗатымны яраткан тамашачыларыма рәхмәтем чиксез. Бу бүләк мине иҗатка тагын да илһамландыра», – диде Флүрә Талипова.
Без «Шәһри Чаллы»лылар талантлы шәһәрдәшебезне дәрәҗәле исем алуы белән котлыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев