Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Фольклор үзәге тальян гармун турында сөйләшүгә чакыра

«Этно-кунакханә» социаль проекты «Татар китабы йорты»нда ачыла.

Иртәгә фольклорчылар «Татар китабы йорты»нда тальян гармуны турында фикер алышуга чакыралар. Бу хакта Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәгенең матбугат үзәге хәбәр итә.

Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге «Этно-кунакханә» социаль проектын башлап җибәрә. Әлеге проект Татарстан Республикасы халыкларының традицион мәдәниятен популярлаштыруга юнәлтелгән. Биредә мәдәният һәм сәнгать әһелләре, этнографлар, фольклорчылар, музыка белгечләре очрашачак.

«Этно-кунакханә» кунаклары белгечләр белән турыдан-туры аралаша алачак.

«Этно-кунакханә» социаль проектының беренче дәресе тальянкага багышланган. Ул «Тальянка – үткәнебез, киләчәгебезме, әллә безнең бүгенгебезме?» Беренче очрашуны фольклорчы галим Геннадий Макаров үткәрә.

«Этно-кунакханә» социаль проекты нигездә «Татар китабы йорты»нда эшләячәк. Ул башка залларда уздырылырга да мөмкин.

«Этно-кунакханә» 23 ноябрьдә ачыла. Башлана – 14.00 сәгатьтә.

 

 

 

 

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/22/197383/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев