Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Фәрид Сәлахов аналитикларның: «Чаллы – иң кыйммәт шәһәр», диюе белән килешми

Аналитикларның бәясе дөреслеккә туры киләме?

Узган атнада бер банк тикшерү үткәреп, Чаллыны торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча Россиянең иң кыйммәт шәһәре исемлегенә керткән иде. Бүген матбугат конференциясендә башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов: «Аналитикларның бәясе дөреслеккә туры килми», –  дип белдерде.

Аның фикеренчә, Чаллыда торак-коммуналь хезмәтләргә (21-22) түләү  бер квитанция буенча  башкарыла. Әлеге документны алган кеше кулланылган хезмәтләргә күпме түләнгәнен күрә һәм бер квитанция буенча квартирадагы барлык хезмәтләргә түли. «Тикшеренүләрдә катнашкан шәһәрләрдә бер фатирга 6 түләү документы килү очраклары да бар. Мәсәлән, Мәскәүдә электр өчен «Мосэнергосбыт»тан, икенче шәһәр кешесенә каты чүп калдыкларын чыгарган өчен аерым квитанция килә, кайдадыр региональ операторга капиталь ремонтка аерым түләргә кирәк. Алар төрле банкларда түләнергә мөмкин. Шуңа күрә  банк үткәргән тикшерүләр дөреслеккә туры килми», – диде җитәкче.  

Салахов әйтүенчә, торак хезмәтләренә тарифлар Чаллыда – уртача 22 сум,  Төмән белән Тольяттида  37 сум,  Мәскәүдә 30 сум.

Россиядә суга иң түбән тариф (24,47 тиен) Чаллыда. Җылылыкка тариф (1758 сум) та башка шәһәрләрдәгегә караганда түбән. «Без ничә түләү квитанциясе тикшерелгәнен дә белмибез. Тикшерүләрнең дөреслегенә бу да йогынты ясый», – диде башкарма комитет җитәкчесе.  Узган  елда ташламаларга хокуклы гражданнарга федераль бюджеттан – 510 миллион сум, республика бюджетыннан 317 миллион сум (шул исәптән торак-коммуналь хезмәтләр өчен) субсидия түләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: торак-коммуналь хуҗалык тарифлар аналитиклар