Ф.Табеев яр буенда бәдрәф куела
Яңалыклар тасмасы

Ф.Табеев яр буенда бәдрәф куела

Чаллыда «Уңайлы шәһәр мохите» федераль проекты гамәлгә ашырыла

Федераль проект ярдәмендә Чаллының ике мөһим объекты үзгәреш кичерә:

1. «Прибрежный» паркы (5 нче этап):

Төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә. Тиздән :

• Күлдә җәяүлеләр күпере һәм агачтан ясалган уңайлы мәйданчыклар;

• Хәрәкәтләнү мөмкинлеге чикләнгән гражданнар өчен пандуслы баскычлар;

• Яр буе зонасында заманча яктырту һәм видеокүзәтү системасы әзер булачак. 

2. Ф. Табеев исемендәге яр буе (4 нче этап):

Монда яңа архитектура символы — тетрапод формасындагы павильон барлыкка киләчәк. Павильон эчендә халык күптән көткән җәмәгать бәдрәфе һәм уңайлы кафе урнашачак.

 Тиздән нәтиҗәләрне бергәләп бәяләрбез!

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Юллар ремонтлау удобная среда туалет

Нет комментариев