Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Габделәхәт Исхаков: «Нәсел тамырларым Кытайдан кайтарды»

«Татарстанда мин бар кеше дә татарча гына сөйләшәдер дип уйлый идем».

«Гомерем буе Татарстанда яшәргә хыялландым», – ди бүгенге язмам герое, шәһәрдәшебез Габделәхәт Исхаков. Әлеге теләген тормышка ашыру өчен ул моннан берничә ел элек Кытайдан республикабызга күченеп килә. Һәм, әйтергә кирәк, бер дә ялгышмый. Биредә ул милләттәшләрен генә түгел, ә булачак тормыш иптәшен дә очрата, менә дигән эш урыны да таба. Ничек, ни рәвешле? Монысын инде үзеннән сөйләтик? 
– Габделәхәт, иң элек үзең белән таныштыр әле.
– Мин 1982 елда Кытайның Урумчи каласында туганмын. Анда 1927 елларда, репрессия чорларында, әби-бабам килеп төпләнгән. Алар хәзерге Чистай районындагы Каргалы дигән авылда яшәгәннәр. Сәүдә иткәннәр, тире эшкәртү, сату белән шөгыльләнгәннәр. Хәлле кешеләрнең мөлкәтләрен, йорт-җирләрен тартып алу башлангач, туган җирләрен калдырып китәргә мәҗбүр булганнар. Урумчида алар берничә татар гаиләсе берләшеп, үзләренең мәхәлләсен булдырганнар, җәмгыятьләрен төзегәннәр. Бүген биредә 800гә якын милләттәшәбез гомер кичерә. Татарлардан кала 4 миллион халкы булган әлеге калада кытай, уйгур, дунган, казах, монгол милләт вәкилләре дә яши. 
– Сез гомер буе Татарстанда гомер иткән милләттәшләребездән дә яхшырак татарча сөйләшәсез? Моның сере нидә икән?
– Әби-бабам, әти-әнием гаиләдә безнең белән бары татар телендә генә аралашты. Сере бары шунда гына. Сөйләмебездә хәтта борынгы матур татар сүзләре дә сакланып калды. Шулай ук безнең мәхәлләбез 1989 елдан башлап милләттәшләребезне берләштерү, туган телебезне, йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне саклау максатыннан үзебезнең Урумчи каласында Сабантуйлар да оештырып килде. Әнә шулай берничә йөз генә кеше булсак та, без телебезне югалтмадык. Гәрчә мәктәпләрдә, уку йортларында кытай телендә укысак та. 
– Димәк, син кытайча да яхшы беләсең?
– Кытай теле – ул һәрвакыт үсештә. Ул даими рәвештә яңа сүзләр, иероглифлар белән тулыланып тора. Бүгенге көндә инде аларның саны 80 меңнән артып китә диләр. Тормышта гади аралашу өчен 3-4 меңе дә җитә. Мин дә якынча шул күләмдә беләм. 
– Ни өчен син Татарстанга күченергә булдың?
– Кечкенәдән үк мин әби-бабам һәм әти-әниемнең Казан, Татарстан турында истәлек-хатирәләрен тыңлап үстем. Алар аша миндә дә нәсел-нәсәбебезнең кендек каны тамган җирләргә кызыксыну уянды, милләттәшләребезне, татар дөньясын, Казанны барып күрәсем килде. Җирле университетта телекоммуникация элемтәләре белгечлеге алгач, мин әлеге теләгемне тормышка ашырырга булдым. Аллаһ тәвәкәллек биреп, 2006 елда татарлар мәркәзенә юл тоттым. 
– Башкалабызны үз күзләрең белән күргәч нинди хис-тойгылар кичердең?
– Казан урамнарына, тарихи биналарга карап, бик озак сокланып, хозурланып йөрдем. «Сөембикә» манарасын, «Кол Шәриф» мәчетен күреп таң калдым. Ул чакта миннән дә бәхетле кеше булмагандыр, мөгаен. Чөнки үземнең генә түгел, ә әби-бабам, әти-әниемнең дә күңел түрендә йөрткән иң татлы хыялын тормышка ашырдым. Алар да гомер буе туган җирләрен сагынып гомер кичерде бит. 
– Биредә сине тагын ниләр гаҗәпләндерде?
– Татарстанда мин бар кеше дә татарча гына сөйләшәдер дип уйлый идем. Бирегә килгәч аптырап калдым. Туган телебездә аралашучыларның да сөйләме рус сүзләре белән катыш булып чыкты. Шуңа күпләрне аңламый иза чиктем. Чөнки ул чакта әле русча бер кәлимә сүз дә белми идем. Казанга килү белән КХТИга рус теле курсларына язылдым. Анда ике ел белем алгач, Энергетика университетына кердем. «Энергетика өлкәсендә PLC технологиясе», гади генә әйтсәк, «акыллы» йортлар системасы үзенчәлекләрен өйрәндем. Шул ук вакытта «Сәнәгать электроникасы» кафедрасына инженер булып эшкә урнаштым. Берара КФУда да шундый ук вазифада хезмәт куеп алдым. 
– Чаллыга ни рәвешле килеп чыктың?
– 2019 елда булды ул. Һәркемгә дә мәгълүм вакансияләр сайтында бер игъланга тап булдым. Ул бар дөньяга билгеле Кытай компаниясенеке булып чыкты. Алар Чаллыдагы заводларына белгеч эзли иделәр. Мин үзләре белән элемтәгә кереп, очрашуга килдем. Белгечлегемне һәм кытай телен яхшы белүемне исәпкә алып, бик теләп эшкә кабул иттеләр. Әйтергә кирәк, бу чорда компания индустриаль парк, завод һәм складлар төзү кебек җаваплы эшләр башында тора иде. Монда техник үзенчәлекләрне тирәнтен аңлап, аларны ике якка да тел аша дөрес ирештерә белү мөһим иде. Килү белән менә шундый җаваплы эшләргә алындым. Барысын да уңышлы башкарып чыктым. Бүген инде мин биредә проектлар администраторы булып хезмәт куям.
– Эшегез нидән гыйбарәт?
– Мин яңа проектларны тормышка ашыру өчен җаваплы. Алар гамәлгә куелсын өчен ике як проектчылары да башта төрле очрашулар, җыелышлар уздыра. Теге яки бу продукцияне сатуга чыгарасы җирлеккә яраклаштыру буенча сөйләшүләр алып бара. Техник мәсьәләләр карала. Кыска гына итеп әйткәндә менә шулар. 
– Габделәхәт, күзәтүләреңнән чыгып ничек бәяләр идең: кытай халкы белән татарлар арасында охшашлык бармы? 
– Әйе, ике милләт вәкиле дә бик тырышлар. Алар һәрвакыт булсын дип, җиренә җиткереп, яхшы итеп эшлиләр. Өстәвенә, әле бик сабырлар да. Тарихка күз салсак, халкыбызга бик күп катлаулы чорларны үтәргә туры килгән. Тик милләттәшләребез сынмаган, сыгылмаган. Кытай халкы да беркайчан да авырлыкларга баш бирми, ахыргача түзә һәм үз дигәненә ирешә торганнардан. Шулай ук безне әйләнә-тирәдәгеләргә дустанә мөнәсәбәт һәм һәр очракта да уртак тел табарга омтылу кебек сыйфатлар да берләштерә. Бу аерым кеше өчен дә, тулы бер милләт өчен дә бик кирәкле сыйфат. 
– Габделәхәт, мөнәсәбәтләр дигәннән, шәхси тормышыңа да тукталып үтик әле?
– Аллаһка шөкер. 2011 елда Фатыйма исемле бик тә күркәм татар кызы белән гаилә корып җибәрдек. Шунысы гаҗәп – әтиемнең әнисе дә Фатыйма исемле булган. Бүген хәләл җефетем белән ике ул үстерәбез. Эштән бушаган арада мин гел алар белән. Паркларга, урманнарга барып ял итәбез, төрле спорт уеннары уйныйбыз, театрларга йөрибез. Бергәләп табын артында тәмле ризыклар белән сыйланабыз. 
– Татар ашларына күнегү авыр булмадымы соң?
– Без бит кечкенәдән милли ризыклар ашап үстек. Әнием еш кына гөбәдия пешерде. Аны ул ханнар ризыгы дип атап йөртте. Чөнки Урумчида аны пешерү бар кешенең дә кулыннан килми. Эчлегенә сала торган кортны да әнием казахлардан юллап алып кайта иде. Моннан тыш, табыныбыздан пәрәмәч, өчпочмак, бәлеш, тутырылган тавык кебек кайнар ашлар да өзелмәде. Соңгысын сездә бик пешермиләр икән. Бер дә очраганы юк әле. 
– Кытайны, туганнарыңны да сагынасыңдыр инде? 
– Әлбәттә инде юксындыра. Соңгы тапкыр алар янына 2012 елда кайтып килгән идек. Шуннан бирле мөмкинлек чыкканы юк. Аллаһ насыйп итсә, якын киләчәктә бер барып күрәсе иде үзләрен. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев