Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

ГАИ башлыгы кулга алынды

Полиция майоры Рамил Ибраһимов нидә шикләнелә?

Бөгелмә районы ГАИ башлыгы, полиция майоры Рамил Ибраһимов кулга алынды. Ул ришвәт алуда шикләнелә.

Тикшерүчеләр фикеренчә, Ибраһимов акча алып район автомәктәпләрендә укучыларга машина йөртү таныклыгы алырга ярдәм иткән. 

Хәзергә бер мондый бер факт ачыкланган. 2024 елның ноябреннән 2025 елның январына кадәр Ибраһимов бер хатын-кыздан теория һәм практика буенча сынауны уңышлы тапшыруны тәэмин итү өчен (укучының хаталарына карамастан)  35 мең сум акча алган. 

Рамил Ибраһимовка карата РФ Җинаятьләр кодексының 290нчы маддәсе (Ришвәт алу) һәм 286нчы маддә (Вазифаи вәкаләтләрне арттыру) буенча җинаять эше кузгатылган.
Аны кулга алганнар, өендә тентү үткәрелгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гаи ришвәт