Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

ГАИ инспекторлары Чаллы янында исерек машина йөртүчене тоттылар

Бу хакта Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итте.

М7 трассасының Чаллыдагы өлешендә, Мәскәү-Уфа юлының 1040нчы километрында «Ниссан Кашкай» автомобиле туктатыла. Машина белән 1974 елгы кеше идарә иткән.
ГАИ мәгълүматлары буенча ул спиртлы эчемлекләр кулланган булган. Медицина тикшерүеннән баш тарткан.
Аңа карата административ беркетмә төзелгән. Машинасы махсус стоянкага җибәрелгән. 
Аңа кадәр бу кешегә административ материал төзелгән булган. Ул 2026 елның 21 июнендә гамәлгә кергән: шофер 18 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм  ителгән булган.
Хәзер спиртлы эчемлекләр яратучы машина йөртүче Комсомол районы полиция бүлегенә озатылган. 

Фото ГАИдан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: исерек килеш руль артына утырган