Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Гаилә» ипотекасы бирелүдән туктыймы?

Чаллы риелторлары укудан яңалыклар белән кайтты.

 

Татарстан риелторлар Гильдиясенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Светлана Газетдинова һәм бертөркем риелторлар Казанда махсус укуларда булды. Алар белән уннан артык белгеч эшләде. Моннан тыш, агентлар өчен бер программа һәм зал булса, җитәкчеләр өчен - икенче. 

"Үзгәрешләр шактый. Укуларның асылы да шунда - безгә цифрлы заман килеп керде. Хәзер бөтен нәрсә электрон, бөтен нәрсә күз алдында. Һәм моның үз плюслары бар. Хәзер мошенникларга кеше алдап акча эшләү юллары ябылды. Налоглардан качу, бәяләрне төшерү кебек нәрсәләр белән дә шөгыльләнә алмыйлар.  Профессионал риелторларга килгәндә, әйе, аларга әле күп нәрсәләргә өйрәнәсе булачак. Бу котылгысыз,"- дип уртаклашты риелторлар Гильдиясенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Светлана Газетдинова. 

Күптән түгел мәгълүмәти чыганакларда, лимиты бетү сәбәпле, "Гаилә" ипотекасын бирүдән туктарга мөмкиннәр дигән хәбәр чыккан иде. Ул бирелми башлаган очракта күчемсез милек базары зур югалтулар кичерәчәген дә билгеләп үттеләр. Чөнки моңа кадәр яңа төзелгән күпкатлы йортлардагы фатирларның 50%ы нәкъ "Гаилә" ипотекасы аша сатылган. Аның төгәл шартлары турында монда язган идек. 

Риелтор дәүләт ярдәме белән бирелә торган ипотекалар турында да әйтеп китте. "Әлегә "Гаилә" ипотекасы саклана. Күпмегә икәнен төгәл әйтеп булмый. Ә менә йорт алу өчен каралган "Сельхоз ипотека" бирелүдән туктады дип әйттеләр. Аңа билгеләнгән лимит тулган. Ул 3% белән бирелә иде,"- диде Чаллы риелторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев