Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Гаилә ипотекасының яңа кагыйдәләре гамәлгә керә

Кредитның максималь күләме күпме?

1 февральдән гаилә ипотекасын рәсмиләштерүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керә. Киләсе айдан нәрсә үзгәрәчәк. Бу хакта тулырак - «Татар-информ» агентлыгы материалында.

Татарстанлылар 1 февральдән ир белән хатынның һәркайсына берьюлы ике гаилә ипотекасы рәсмиләштерә алмаячак. Элегрәк бу ир яисә хатынның торак сатып алуга ризалыгы белән рөхсәт ителә иде. Киләсе айдан ир белән хатын ипотеканы бергә рәсмиләштерәчәк һәм банк алдындагы бурычны бергәләп каплаячак. Чит ил кешеләре белән рәсмиләштерелгән никахлар гына искәрмә була.

1 февральдән, ташламалы программага туры килгән өченче затларны җәлеп итеп, гаилә ипотекасы буенча торак сатып алу схемасы эшләмәячәк. Мондый схема вакытында ипотека юридик яктан өченче затка рәсмиләштерелгән, ләкин аны бөтенләй башка кешеләр түләгән. Мәсәлән, баласыз гаилә кечкенә сабые булган дус хатынына гаилә ипотекасы рәсмиләштергән, ләкин аның өчен үзе түләгән. Яңа кагыйдәләр буенча татарстанлылар мондый схемадан файдалана алмаячак.

1 февральдән катнаш ипотеканы рефинанслау гадиләштерелә. Моннан соң гражданнар бары тик займның базар өлешен генә рефинанслый алачак, ә аның калган өлешенә ташламалы ставка үзгәрешсез калачак. Элегрәк рефинанслау өлешенә ипотека кредитының бөтен суммасы туры килә һәм бу ташламалы шартлардан мәхрүм итә иде.

Искәртеп үтәбез, Татарстанда гаилә ипотекасы буенча кредитның максималь күләме 6 миллион сум тәшкил итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кредит Гаилә ипотекасы