Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гамь, сагыш тулы конференция

Казанның Фатыйха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12нче гимназиясендә Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган III республика конференциясе үтте. Анда Чаллыдан да укучылар, шәһәр һәм мәктәп китапханәчеләре катнашты. Чараның әлеге гимназиядә үтүе очраклы түгел. Чөнки ул вакытында Туфан абый тырышлыгы белән ябылмыйча кала, яңа биналы була. "Үзем сайлаган язмыш" фәнни эшләр...

Казанның Фатыйха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12нче гимназиясендә Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган III республика конференциясе үтте. Анда Чаллыдан да укучылар, шәһәр һәм мәктәп китапханәчеләре катнашты. Чараның әлеге гимназиядә үтүе очраклы түгел. Чөнки ул вакытында Туфан абый тырышлыгы белән ябылмыйча кала, яңа биналы була.

"Үзем сайлаган язмыш" фәнни эшләр номинациясендә республика мәктәпләреннән 275 укучы катнашты. "XX гасырның икенче яртысы татар әдәбиятында әдәби-эстетик эзләнүләр" темасы буенча, икенче турда барлыгы 60 укучы чыгыш ясады. Аларның фәнни эшләрен конференциянең жюри әгъзалары Әлфия Юнысова-Миңнуллина, драматурглар Мансур Гыйләҗев, Рәдиф Сәгъди, Казан Федераль (Идел буе) университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм сәнгать институты галимнәре Әлфәт Закирҗанов, Таһир Гыйләҗев, Нурфия Йосыпова һәм Гөлфия Гайнуллина бәяләде. Җиңүчеләргә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән дипломнар, затлы көмеш беләзекләр һәм көмеш каләмнәр тапшырылды.

Конференция эшендә беренче тапкыр "Утырып уйлар уйладым" номинациясе буенча мәктәп китапханәчеләре секциясе оештырылды. Бөгелмә, Әтнә, Тәтеш, Арча, Кукмара, Мөслим, Теләче, Кама Тамагы һәм башка район-шәһәрләрдән килгән китапханәчеләр Әлфия Миңнуллина-Юнысова, Татарстан Милли китапханәсе хезмәткәрләре Гөларам Җомаголова, Фирдәвес Имамова белән фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар.

Чыгышлардан күренгәнчә, барлык китапханәчеләрне бер сорау борчый. Ул да булса, мәктәпләрдә китап укучылар саны кимү. Барыбызны да бер максат бирегә китерде: ничек тә булса, укучыларны китапханәләргә җәлеп итү һәм китапка мәхәббәт тәрбияләү. Бу нәүбәттән һәрбер чыгыш ясаучы үзенең иҗади эшен күрсәтте, кызыклы алымнар белән дәлилләде. Әлеге номинациядә шәһәребездән өч китапханәче катнашты: Зәбирә Таһирова (12нче мәктәп), Роза Хәмидуллина, Ләйсән Шәйхетдинова (Муса Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсе). Бүген һәр башлангыч - фидакарьләр хезмәте нәтиҗәсе.

Бүләкләү тантанасында "Драматургия" номинациясендә беренче урынны алган Казанның Вахитов районы 1нче татар гимназиясе укучылары Шәриф Камалның "Акчарлаклар" әсәрен сәхнәләштереп, тамашачы хозурына тәкъдим итсә, Авиатөзелеш районының 10нчы гимназиясе укучылары Кәрим Тинчуринның "Зәңгәр шәл" драмасыннан өзек күрсәттеләр. Яхшы режиссура, ихлас уен карап хозурландык. Шәһәр шартларында тәрбияләнгән балаларның саф татарча сөйләмнәре сокландырды. Гомумән, проза әсәрен сәхнәләштерү, эчтәлеген ачуда хореографик алымнар куллану профессиональ театрларга да авыр. Сүз дә юк, Казанда хореография, вокаль белән шөгыльләнүче балаларны табу кыен түгел, әмма аларны бергә туплап, сәхнәгә чыгару - монысы инде сер. Гастрольләргә чыгып, үрнәк итеп күрсәтәсе иде аларның чыгышларын. Бу теманы озак дәвам итеп булыр иде. Афәрин, балалар, рәхмәт, димәк, "Безнең милләт бары йоклаган".

Шунысын искәртү мөһим, әлеге номинациянең йомгаклау туры 14-15 март көннәрендә Кәрим Тинчурин исемендәге театр бинасында узган иде. Анда Казан һәм республика мәктәпләрендә эшләүче театр коллективлары чыгыш ясады. Урыннар Казан һәм республика мәктәпләре арасында аерым билгеләнде. Республика район-шәһәрләре арасыннан Чаллының 29нчы гимназия театры беренче урынга лаек булды. Кемгә ничектер, миңа Туфан абый турында истәлекләр җитеп бетмәде. Бүләккә бирелгән Туфан Миңнуллин турындагы альбом-китап өчен бик сөендем.

Ләйсән Шәйхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев