Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Газ шартлау нәтиҗәсендә хезмәткәр вафат

Оешмада үлем очрагы буенча суд карар чыгарды

2024 елның 6 декабрендә “Благодвор” оешмасында эретеп ябыштыру эшләрен үтәү барышында, директорның саксыз гамәлләре нәтиҗәсендә, ягулык-газ катнашмасы салынган цистерна шартлый.  Шуның аркасында бер хезмәткәрнең сәламәтлегенә зур зыян салына, ә икенчесе һәлак була.

Суд утырышында предприятие директоры гаебен танымады. Аның гаебе зыян күрүче як китергән дәлилләр һәм җинаять эше материаллары белән расланган.

Суд предприятие җитәкчесенең гамәлләрен  төзелеш яки башка эшләрне башкарганда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу, ягъни РФ җинаять кодексының 216 матдәсенең  2 өлеше буенча квалификацияләде (Эшләр башкарганда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу, саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү). Суд аңа ике елга сынау срогы белән, шартлы рәвештә 2 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәзаны бирде һәм билгеле бер бурычларны үтәү шартын куйды. Моннан тыш, суд директорга зыян күрүче файдасына    800 мең сум компенсация түләүне йөкләде.

Хөкем карары закон көченә кермәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаллы суды