Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әгерҗедәге атчылык фермасында якынча 50 баш ат асрыйлар

Рөстәм Миңнеханов Әгерҗедә ат ите җитештерүне эшләтеп җибәрү идеясен уңай бәяләде.

Рөстәм Миңнеханов Әгерҗедә ат ите җитештерүне эшләтеп җибәрү идеясен уңай бәяләде. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әгерҗедә Салиховлар гаиләсенең атчылык фермасында булды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Фермерлар 2018 елда атчылык хуҗалыгын оештырган, бүгенге көндә биредә 50 баш тирәсе ат бар. Авыр йөк ташу өчен токымлы атлар, шулай ук республика чабышларында катнаша торган чиста нәселле инглиз атлары асрала. 

Фермерлар ат итеннән ясалган эко продуктларны килешү схемасы буенча сата. Продукция Татарстанда һәм Удмуртиядә сатыла, интернет-мәйданчыкларда аннан эшләнгән әйберләр сатуны башлап җибәрү планлаштырыла.

Хуҗалык җитәкчесе Рафис Салихов сүзләренчә, хәзер ит Удмуртиядә эшкәртелә, ә тиздән фермерлар Әгерҗедә җитештерү ачарга тели.

ТР Президенты проект үсешен югары бәяләде. «Бу безнең республика өчен бик перспективалы, традицион проект. Иң мөһиме — ихтыяҗ тотрыклы булачак», — диде Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгын хуҗалыкка ярдәм итәргә өндәде, ә фермерларга кулланучы кооперациясе мөмкинлекләрен актив файдаланырга тәкъдим итте.  

Салиховлар шулай ук экотуризмны да үстерә — биредә Казахстаннан кайтарылган махсус юртада ял итәргә, атта йөрергә була.

Атлардан тыш, фермада төрле токымдагы 250дән артык сарык бар.

Чыганак:Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев