Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әгерҗенең яшь картингчыларына Рөстәм Миңнеханов имин юллар теләде

Татарстан Президенты республиканың сигез яшь спортчысы белән төшкән фотоны үз сәхифәсендә куйган.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әгерҗенең яшь картингчыларына имин юллар тели. Сигез яшь спортчы белән төшкән фотоны ул инстаграмда куйган.

«Әгерҗедән булачак спорт мастерлары белән! Юлларыгыз имин булсын!» — дип язган Рөстәм Миңнеханов фото янына.  

Татарстан Президенты Әгерҗе районында картинг-үзәкне карады. Бүген биредә республика дәрәҗәсендәге ярышларда чыгыш ясый торган талантлы яшьләр командасы формалаштырылган. Гамәли дәресләр өчен остаханә һәм трасса бар. 

Чыганак:Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев