Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ГИМС батып үлгән егет турында сөйләде

Ул - Мисыр (Египет) кешесе.

8 июнь көнне ГЭС пляжында 19 яшьлек егет батып үлде. Аның шәхесе билгеле. Ул – Мисыр кешесе. Чаллы дәүләт педагогика университетының әзерлек курсларына йөргән. 

Фаҗига булган көнне ул дуслары белән яр буена ял итәргә төшкән. Алар пирстан суга сикереп уйнаганнар. 

«Сәгать 15:20 батучы бар дигән шалтырату кабул иттек. Мин пляжга килгәндә 13ләп егет бар иде. Нигә сикердегез дип сорагач, бездә (Египетта) башкача диләр. Пирстан сикерергә ярамый һәм су коенырга ярамый дигән аншлаглар эленеп тора, югыйсә. Белдерүләрне күрәсезме дигәч, эндәшмиләр. Рус телендә сөйләшәләр. Баткан егет йөзә белмәгән. Беренче тапкыр сикергән һәм кире чыкмаган. Кызганыч. Водолазлар аны яр буеннан 25 метр ераклыкта 4 метр тирәнлектән табып алды», – дип сөйләде ГИМС инспекторы Рафик Авзалов.

Студент үлеме турында хәбәр Египет посольствосына җиткерелде. 

Бу – Чаллыда быел беренче батып үлү очрагы. Тукай районы буенча 2 кеше батып үлде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев