Гөлшат Котенкованы үтергән Данил Котенев үз-үзенә кул салган
Яңалыклар тасмасы

Гөлшат Котенкованы үтергән Данил Котенев үз-үзенә кул салган

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булганча, Гөлшат Котенкованы үтерүдә гаепләнгән Данил Котенев бүген үз-үзенә кул салган. Түбән Каманың Кызыл Чишмә бистәсендә спорт базасына чаңгы шуарга килгән Гөлшат Котенкованы 9 гыйнварда үтерделәр. Түбән Кама халкы ярдәмендә үтерүче тоткарланды, дип яза агентлык. Элек тә хөкемгә тартылган Д.Котенев гаебен таныган иде һәм...

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булганча, Гөлшат Котенкованы үтерүдә гаепләнгән Данил Котенев бүген үз-үзенә кул салган.
Түбән Каманың Кызыл Чишмә бистәсендә спорт базасына чаңгы шуарга килгән Гөлшат Котенкованы 9 гыйнварда үтерделәр. Түбән Кама халкы ярдәмендә үтерүче тоткарланды, дип яза агентлык. Элек тә хөкемгә тартылган Д.Котенев гаебен таныган иде һәм Чистай тикшерү изоляторында суд карарын көтә иде.

    Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


    Нет комментариев