Гөлфия Абдуллова «Гаилә белән сайлыйбыз» фотоконкурсында беренче автомобильне отты
Яңалыклар тасмасы

Гөлфия Абдуллова «Гаилә белән сайлыйбыз» фотоконкурсында беренче автомобильне отты

Бәйге кысаларында тагын ике Sollers ST8 автомобиле һәм смартфоннар уйнатылачак.

«Гаилә белән сайлыйбыз» фотоконкурсы кысаларында өч Sollers ST8 автомобиленең беренчесен Питрәч районыннан Гөлфия Абдуллова отты. Җиңүчене ТНВ телеканалының туры эфирында игълан иттеләр.

Исегезгә төшерәбез, фотоконкурс 19 һәм 20 сентябрьдә дә дәвам итәчәк. Анда Татарстанда яшәүче теләсә кайсы гаилә катнаша ала.  Моның өчен 20 сентябрь 20:00 сәгатькә кадәр гаилә белән сайлау участогына килгән мизгелне фотога төшереп, аны #ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хэштеглары белән социаль челтәргә урнаштырырга кирәк.

Бәйге кысаларында тагын ике Sollers ST8 автомобиле һәм смартфоннар уйнатылачак.


Нет комментариев