Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Гомере өзелгән укытучының абыйсы: «Ул табиблар битарафлыгы аркасында үлде»

Юрий Филипов НТВ каналында төште.

2 ел элек бала тапканда гомере өзелгән Алёна Мөхәммәтованың абыйсы Юрий Филипов НТВ каналының ДНК тапшыруына барды. Анда ул сеңлесенең аянычлы үлеме, бүгенге көнгә кадәр гаделлек эзләве турында сөйләде. 

«2023 елның 28 февралендә сеңлем Алёна хатын-кызлар консультациясеннән юллама алып перинаталь үзәккә ятты. Аның шикәр авыруы бар иде. Күзе дә начар күрә иде, йөкле вакытта авырлыгы да артты. Тикшерү вакытында карындагы баланың 4 кг-нан артык булуын әйттеләр. Мондый вакытта кесарево ясарга тиешләр. Сеңлем үзе дә табибыннан кесарево сораган булган. Әмма ул: «Ике бала тапкансың, монысын да үзең таба аласың», - дигән. 5 февральдә Алёнаны бала таптырырга алып кереп киткәннәр. 6 марта иртәнге 8дә схваткалары башланган. Бала зур булу сәбәпле, ул кысылып калган. 4 минут кислородсыз яткан. Табиблар сеңлемнең эченә басып, баланы вакуумэкстракция методы белән тартып алганнар һәм реанимация бүлегенә алып киткәннәр», – дип сөйләде Юрий Филиппов. 

Тапшыру студиясенә табиб-гинекологлар да чакырылган иде. Алар эчкә басып һәм вакуумэкстракция методы ярдәмендә бала таптыру ысулларын куркыныч дип белдерде. 

«Бу алымнар акушерлыкта күптәннән тыелган. Баланың муены йомшак. Икенчедән хатын-кызның маткасы сузылып ертылуына китерә. Нәтиҗәдә күпләп кан агырга мөмкин», – диде гинеколог Владимир Сурсяков.

«Мондый ысулны кулланырга ярамый, чөнки баладан инвалид ясый. Баланың баш, муен, умыртка сөякләренә давление ясала», – диде икенче гинеколог Донна Калиматова да.

Алёна Мөхәммәтованың улы Ранельга ДЦП, эпилепсия диагнозлары куелды. 

«Табиблар бала белән шөгыльләнгәндә сеңлем кушеткада яткан. Маткасы өзелеп эченә кан сауган. Казаннан санавиация белән табиблар чакырттылар. 6 мартта көндезге 12 сәгатьтән 18:30 кадәр операция ясадылар», – ди Юрий Филиппов. 

Исегезгә төшерәбез, Алёна Мөхәммәтова үлеме буенча җинаять эше кузгатылган иде. Быел мартта аның срогы чыга. «Экспертиза нәтиҗәләре һаман да юк, гел кичектереп торалар», – ди Юрий Филиппов. Әлеге тапшырудан соң боз урыныннан кузгалыр дип ышана ул. 

Фото Юрий Филиповның шәхси аккаунтыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

1

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев