«Горкоммунхоз»ның яңа җитәкчесе билгеле
Аның белән дүшәмбе киңәшмәсендә таныштырдылар.
«Горкоммунхоз» предприятиесе генераль директоры итеп Илдар Гыйззәтуллин билгеләнде. Бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә аның белән мэр Наил Мәһдиев таныштырды. Илдар Гыйззәтуллин предприятиедә директоры урынбасары булып эшләгән кеше. Автобус паркын эксплуатациясе өчен җаваплы булды.
«Илдар Гыйззәтуллин бу өлкәдә күптәннән эшли. РФ Кораллы көчләрендә хезмәт куйган. Севастопольдә казачка бухтасы диңгез пехотасы бүлеге командиры булган. Соңгы елларда предприятие уңышлы эш алып бара. Материаль-техник базасы ныгыды. Шәһәрдә 135 зур автобус йөри. Күптән түгел «Горкоммунхоз»га «Электротранспорт» та кушылды. Эш күп. Шуңа күрә сезнең эшегез социаль яктан бик мөһим. Предприятиедә команда яшь, коллектив оешкан, яхшы эшли», – диде мэр.
Наил Мәһдиев яңа җитәкчегә хезмәтендә уңышлар теләде һәм шәһәргә кайтарылачак 80 автобусны кабул итәргә әзер торырга киңәш итте.
Автобус паркы әкренләп тулыланачак. Татарстан бюджетыннан 1 млрд сум акча бүленеп биреләчәк. Шәһәр бюджетыннан да 5 ел дәверендә өлешләп 1 млрд сум каралган.
«Горкоммунхоз» предприятиесенеж элекке җитәкчесе Альвир Әгълуллин август башында эшеннән китте. Наил Мәһдиев әйтүенчә, сәбәбе – башка эшкә күчүдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев