Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Грипп якынлаша: йогышлы авырулардан ничек сакланырга?

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты Хәлит Хәертынов әйтүенчә, бүген халык арасында иң еш таралган йогышлы авырулар булып грипп, кискен тын юллары авырулары, эчәк инфекциясе, тычкан бизгәге, җил чәчәге санала.

Соңгы арада кызамык куркыныч тудыра башлаган. Һәр авыруны кисәтү, дәвалау юллары турында аерым сөйләшик.

Грипп, салкын тию

Роспотребнадзорның Татарстан идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда 47 атнада кискен тын юллары авыруының 15 774 очрагы теркәлгән. Грипп белән авыручылар әлегә юк. Табиблар грипп декабрьнең өченче ункөнлегендә – гыйнвар башларында башланырга мөмкин, дип фаразлый. Өстәвенә бу вакытта Яңа ел каникуллары, чыршы бәйрәмнәре узачак. Шуңа да кисәтү чараларын алдан күрергә киңәш итәләр.

Грипп – вируслы инфекция, ул төчкергәндә, йөткергәндә кешедән кешегә иярә. Салкын тию билгеләре алдан сизелсә, грипп кинәт башлана. Тән температурасы югары күтәрелә, мускуллар сызлый, баш авырта. Кеше йөткерергә, томау төшәргә мөмкин. Грипп өзлегүе белән куркыныч. Аның үпкә ялкынсынуы, менингит һәм башка авыруларга китерүе бар. Грипптан саклануның иң нәтиҗәле юлы – вакцина ясату. Авыру таралган вакытта кеше күп урыннарда сирәгрәк булырга, кулны сабын белән ешрак юарга кирәк, бүлмәне җилләтеп торырга киңәш ителә. Авыруның билгеләре күзәтелгәндә, тиз арада вируска каршы дару эчүнең дә файдасы бар. Грипп вакытында мөстәкыйль дәваланырга ярамый, табиб чакыртырга кирәк.

Эчәк инфекциясе

Кискен эчәк инфекциясенә сальмонеллез, ротавирус, ваба (холера) һәм башкалар керә.
Күп очракта бу авыру гигиена кагыйдәләрен үтәмәүдән килеп чыга. Гадәттә, җәй көне күзәтелә. Эчәк инфекциясе вакытында күңел болгана, эч китә, кайвакыт баш әйләнергә, тән температурасы күтәрелергә мөмкин, костыра.
Авыруны кисәтү өчен гади генә гигиена таләпләрен үтәү дә җитә: кулны сабын белән ешрак юарга, җиләк-җимеш, яшелчәләрне яхшылап юып ашарга, шикле урында ризык сатып алмаска, тиз бозыла торган, куллану вакыты чыккан продуктлар белән сак булырга кирәк. Авыруны чебен-черки дә таратырга мөмкин.

Тычкан бизгәге

Бу авыру гадәттә язын шәхси йорт белән яшәүчеләрдә күзәтелә. Чөнки нәкъ менә шул вакытта кеше торакларын, каралты-кураларын җыештыра. Инфекция туфрак, тузан аша да йогарга мөмкин. Авыру эләктергән вакытта тән температурасы бик югары күтәрелә, буыннар, мускуллар сызлый, туңдыра, күңел болгана. Авыруны дәваламасаң, бөерләргә зыян килергә мөмкин. Тычкан бизгәген кисәтү өчен кулга перчаткалар киеп эшләргә, йортны яхшылап җилләтергә, дезинфекцияләү чаралары кулланырга, урын-җирне кояшта киптерергә кирәк. Эшләгән вакытта тузан кермәсен өчен, махсус битлек кисәң дә яхшы. Бу инфекция кешедән кешегә йокмый. Тычкан бизгәге белән авыручы бары табиб белән киңәшләшеп кенә дәваланырга тиеш.
 
Җил чәчәге

Җил чәчәген балалар авыруы дип атасалар да, ул олыларда да күзәтелә һәм аларда шактый катлаулы уза. Җил чәчәге вакытында тән температурасы күтәрелергә мөмкин, тәнгә бетчәләр чыга, алар кабарчык белән томалана, шул бетчәләрдән җөй калуы ихтимал. Кызганыч, авыруны кисәтеп булмый. Бары тик җил чәчәгенә каршы вакцина салдырыр­га гына мөмкин. Дөрес, аны бездә әлегә акча түләп ясатырга гына була.

Кызамык

Татарстанда кызамыкның нәрсә икәне турында күптән онытканнар иде дә, соңгы елларда ул кабат баш калкыта башлады. Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча баш белгече Дмитрий Лопушов әйтүенчә, кызамык  Европадагы 53 илнең 47сендә теркәлгән. Иң күп авыручылар – Украинада. Шулай ук Таиланд, Төркия кебек илләрдән дә кызамык йоктырып кайту куркынычы бар. Татарстанда исә быел кызамыкның 7 очрагы теркәлгән. Кызамык бик тиз тарала. Билгеләре салкын тигәндәге кебек – тән температурасы күтәрелә, авыз куышлыгы һәм өске тын юллары ялкынсына, тәнгә тимгелләр чыга башлый. Кызамык өзлегүләр белән куркыныч. Нерв системасына зыян килеп, хәтта кешенең инвалид калу куркынычы да бар. Бу авырудан котылуның юлы бер генә – вакцина ясату. Аны гадәттә, балага бер һәм алты яшь тулгач ясыйлар. Бу вакцина кешене гомере буена кызамыктан саклый. Әгәр балачакта ясатмаган булсагыз, хәзер дә теләсә кайсы сырхауханәдә прививка салдырыр­га була. Аны өч ай аралык белән ике тапкыр ясатырга кирәк.

Табиблар, декабрьнең өченче ункөнлегендә грипп белән авыручылар артырга мөмкин дип фаразлый. Чыршы бәйрәмнәре, тотрыксыз һава торышы – барысы да вируслар­ның үрчүенә китерүе бар. Шуңа да кеше күп булган урыннарда бик булмаска, грипптан саклануның бар ысулларын да күрергә киңәш итә табиблар.

 

 

 

 

http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/gripp-yakynlasha-yogyshly-avyrulardan-nichek-saklanyrga

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X