Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гриппка каршы вакцина ясатыр вакыт

Чаллының 3нче шәһәр шифаханәсендә прививка ясату әһәмияте турында сөйләделәр.

Табиблар гриппка каршы чараларны алдан күрергә киңәш итә. 3нче шәһәр шифаханәсендә алар шул темага лекция оештырды. Гриппка каршы көрәш, прививка ясату әһәмияте турында сөйләде. 

«Грипп вакытында авыруның беренче 24-36 сәгатендә тән температурасы максималь билгегә (39°–40°С) җитә. Күбесе маңгай-чигә тирәсендә һәм күз алмасы авыртуына зарлан, яктылыктан курка. Шулай ук мускуллар һәм буыннар авырта. Еш кына күңел болгана, артериаль кан басымы төшә.  Авырый башлагач берничә сәгатьтән соң коры ютәл, борын тыгыла. Күкрәк тирәсендә авырту барлыкка килә. Трахеит – гриппның бер күрсәткече. Грипп белән авырганнан соң хроник авырулар да көчәеп китәргә мөмкин. Пневмония, синусит, ринит, бронхит, отит, миокардит кебек авырулар китереп чыгара, үпкәләргә һәм бавырга да зыян килүе ихтимал», – ди 3нче шәһәр шифаханәсенең медицина өлкәсе буенча баш табиб урынбасары Ольга Юминова. 

«Вакытында вакцина ясату 90% очракта гриппны булдырмый калдырырга ярдәм итә. Авырган очракта да, ул катлаулы формада булмый һәм организмга зарар китерми. Прививка – грипптан саклануның һәм иммунитетны ныгытуның бердәнбер дөрес ысулы», – дип билгеләп үтте 3нче шәһәр шифаханәсе табиб-эпидимиологы Эльвира Сафина.  

Нинди очракта прививканы ясатырга кирәкми? Йөкле хатын-кызларга вакцина кадатырга ярыймы? Грипп вирусы һәрдаим үзгәреп торса, прививка булышачакмы? Бу һәм башка сорауларга «Шәһри Чаллы»ның алдагы саннарында белә алачаксыз.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев