Халык мәнфәгатен кайгыртып
Чаллыда сәламәтлек саклау учреждение биналарын төзекләндерү, яңарту эшләре алып барыла. Бу, беренче чиратта, шәһәрдәшләребезгә уңайлыклар, яңа мөмкинлекләр булдыру өчен эшләнелә. 1 нче февраль көнне шәһәрдә капиталь төзекләндерүдән соң ачылган берьюлы 5 хастәханә моның янә ачык бер мисалы. Яңартылган биналарны кабул итәргә, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, шәһәр хакиме Наил...
Чаллыда сәламәтлек саклау учреждение биналарын төзекләндерү, яңарту эшләре алып барыла. Бу, беренче чиратта, шәһәрдәшләребезгә уңайлыклар, яңа мөмкинлекләр булдыру өчен эшләнелә. 1 нче февраль көнне шәһәрдә капиталь төзекләндерүдән соң ачылган берьюлы 5 хастәханә моның янә ачык бер мисалы. Яңартылган биналарны кабул итәргә, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, шәһәр хакиме Наил Мәһдиев һәм РФ дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина килде.
ГЭС бистәсендә урнашкан сугыш ветераннары госпиталендә Татарстан республикасы проекты кысаларында 5700 кв. метр мәйданда капиталь төзекләндерү эшләре уздырылды. Бу максатка 107 млн 162 мең сум акча сарыф ителде.
Сугыш ветераннары госпитале моннан 47 ел элек тулай торак бинасында эшли башлый. Баш табиб Камалетдинова Ләлә Әнвәровна сүзләренә караганда, ул чакта биредә бүгенгедәй уңайлыкларның берсе дә булмый.
"Бу бик иске бина. "Камаз" заводы эшли башлаган чорларда завод эшчеләре өчен төзелгән тулай торак бинасы. Шуңа күрә, төзүчеләргә эшләргә җиңел булды дип әйтә алмыйм. Ләкин, авыр дип тормадык, барлык медицина стандартлары таләпләренә туры китереп эшләдек. Госпиталь эчке һәм тышкы яктан сизелерлек үзгәрде. Кыскасы, фундаменттан алып, электр чыбыкларына, канализацияләргә кадәр алыштырылды,барлык кабинетлар яңартылды ", - ди Ләлә Әнвәровна.
Дөрестәндә, госпитальдә зур мөмкинлекләр тудырылган. Иң зур яңалыкларның берсе - теркәлү хезмәтен хәзер электрон яшел терминаллар башкара. Госпитальдә дәваланучылар әйтүенчә, бу бик уңайлы җайланма, вакыт сарыф итеп, чират көтеп торырга кирәкми. Өлкәннәр арасында яңа технологияләргә җайлашырга өлгермәгән кешеләр бар, аларны терминаллар янында медицина хезмәткәрләре каршылый һәм тиешенчә ярдәм күрсәтә.
Шулай ук, капиталь төзекләндерүдән соң, госпитальгә 2 млн сумлык яңа җиһазлар кайтартылган. Алар арасында, өр-яңа, уңайлы УЗИ аппаратлары да бар. Шунысын да әйтергә кирәк, дәваханәдә сәламәтлекне ныгыту һәм спорт белән шөгыльләнү өчен яңа бүлмәләр дә ачылган.
Дөрестәндә, дәваханә көннән-көн яңара, үзенең күрсәткечләрен үстерә. Билгеле инде, һәрбер хастаханәнең йөзе ул табиблар. Быел госпитальдә 20 яшь белгеч эшли башлаган. Моңа Наил Гәмбарович та үзенең чиксез канәгать булуын белдерде.
"Шәһәрдә 1 эчендә барысы 15 хастәханәдә капиталь төзекләндерү эшләре үткәрелде. Татарстан бюджетыннан ремонт өчен 1млрд 556 мең күләмендә акча бүленеп бирелде. Мондый хәлнең Чаллыда әле булганы юк иде", - дип сүзен башлады ул. "Әле башкарылмаган эшләр җитәрлек, барысында яңартасы, яхшыртасы килә. Төзекләндерүне хастахәнәдән башлап, дөрес эшләдек. Чөнки, һәркем өчен дә сәламәтлек беренче урында тора. Ләкин, минем барлык дәвалау учреждениеләре дә яхшы хәлдә дип әйтәсем килми, җитешсез яклар бар. Шулай да, бүгенге нәтиҗәне күреп, күңел сөенә. Шушы искиткеч яхшы итеп төзекләндерелгән госпитальне ремонтлауда үз өлешен керткән һәркемгә чиксез рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә", - диде мэр.
Сугыш ветераннары госпитален ачу тантанасында Гадел Вафин да үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Мин кая барсам да,Чаллыда иң уңайлы, иң зур хастаханәләр дип әйтеп киләм. Сезнең шәһәрдәге хастаханәдә хәттә бассейн да бар бит. Чыннанда, бер ел дәвамында без Наил Гәмбарович, шәһәрдәге төзүче оешмалар белән бик зур эш башкардык. Шунысын да искә төшерәсе килә, моннан берничә ел эле республика икътисадында кризис башлангач, Рөстәм Нургалиевич "Кыен булачак, ләкин хастәханәләрне төзекләндерү буенча башлап җибәргән пректны дәвам итәбез. Киләчәкнең сәламәтлеге безнең кулда", - дип әйткән иде. Әлбәттә, төзекләндерү барышында бик күп уңайсызлыклар булды, чөнки ремонт бара дип хастаханәнең эшчәнлеген туктатып булмый, кырыс шартларда эшләргә туры килде. Ләкин, без барысында җиңеп чыктык, моның нәтиҗәсе буларак, бүген шушы якты, бөтен мөмкинлекләре дә булган бинада басып торабыз", - диде ТР сәламәтлек саклау министры.
Тантана ахырында сугыш ветераннары госпитален төзекләндерүдә ярдәм иткән барлык төзелеш һәм җиһаз белән тәэмин иткән оешма директорлары хаким һәм министр кулыннан рәхмәт хатлары алдылар.
Эльвира Гайнетдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев