Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Һәр көрәшчене махсус бүләк көтә. Чаллыда Муса Җәлил истәлегенә турнир башланды

Автокалага ярышлар 14 елдан соң әйләнеп кайтты.

Бүген Чаллының Боз сараенда «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе гамәлгә куйган Муса Җәлил истәлегенә көрәш турниры башланды. Ул ике көн дәвамында үтәчәк. Анда 44 командадан 300дән артык көрәшче катнаша. Шуларның 29ы Чаллыдан.

Мәгълүм булганча, ярышлар инде 63 ел рәттән республиканың төрле шәһәрләрендә оештырыла. Быел Чаллыда үтүе очраклы түгел. Мәртәбәле турнир Герой-шагыйрьнең тууына 120 ел тулу белән беррәттән, Чаллының 400 еллыгына һәм беренче йөк автомобиле «КАМАЗ» чыгарылуга 50 ел тулуга багышлана. 

Автокаланың Көрәш федерациясе Башкарма директоры Рамил Хисмәтуллин белдерүенчә, Чаллыда бу турнир соңгы тапкыр 2012 елны үткән булган. Шәһәр командасы ярышларда 9 тапкыр беренчелекне алган.

«Турнир мәртәбәле юбилейлар елында кабат Чаллыга әйләнеп кайтты, һәм без аны сөенеп, зур оешканлык белән уздырабыз. Анда Татарстаннан гына түгел, ә башка төбәк һәм республикалардан да көрәшчеләр катнаша. Алар 10 авырлык категориясендә бил алышачак. Билгеле, җиңү таҗын яулау зур тырышлык таләп итәчәк, чөнки келәмгә бик тә дәрәҗәле һәм тәҗрибәле көрәшчеләр чыга. Кемнәр чемпион каласын фаразлап та булмый хәтта», – диде Рамил әфәнде.

Оештыручылар белдерүенчә, турнирның беренче көне сайлап алу рәвешендә үтә. Ягъни ярымфинал һәм финал өлешләрендә көч сынашачак спортчылар ачыклана. Шәхси беренчелектә җиңүчеләргә урыннарына карап 100 мең, 70 мең һәм 50 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылачак. Гомуми исәп буенча, иң күп очко туплаган командалар да бүләкләнәчәк. Һәр спортчыны «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе әзерләгән махсус приз да көтә.

«Турнирны тарих битләрендә уеп калдырыр өчен көрәш федерациясе белән берлектә ярышның данлы үткәнен, бүгенгесен чагылдырган китап бастырдык. Анда  чемпионнар турында, турнирның кайда һәм ничек үтүе хакында мәгълүмат тупланды, журналистларның кызыклы язмалары урын алды. Бу саллы хезмәт Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов ярдәме белән әзерләнде. Китапны һәр көрәшчегә кулын кысып тапшырачакбыз», – дип белдерде газетаның баш мөхәррире Илназ Фазуллин. 
 

Шулай ук финал алышларында иң яхшы көрәш алымы күрсәткән батырга 30 мең сум күләмендә сертификат тапшырылачак. Әлеге бүләк татарның легендар батыры Ильяс Галимов исемен йөртә һәм 2021 елдан бирле тапшырыла.

Исегезгә төшерәбез, көрәшчеләр өчен бүген 18:00гә кадәр һәм иртәгә 9:00-11:00 сәгатьләрдә җан атып булачак. Турнирга керү бушлай. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев