Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ХЕЗМӘТЕ БЕЛӘН ХӨРМӘТЛЕ

Шәһәрдәшебез Ленар Гомәровның хат ташучы булып эшләвен белгәч, бер мизгелгә гаҗәпсенеп тә калдым. Чөнки газета-журналлар тулы сумкасы никадәр генә авыр, хезмәте мәшәкатьле һәм җаваплы булмасын, безнең илдә гомер-гомергә хат ташучы хезмәтен хатын-кызлар башкара. Ленар эшли торган 25нче элемтә бүлеге башлыгы Марина Калинина әйтүенчә, альтернатив армия хезмәтендәге егетләрне исәпкә алмаганда, Ленар...

Шәһәрдәшебез Ленар Гомәровның хат ташучы булып эшләвен белгәч, бер мизгелгә гаҗәпсенеп тә калдым. Чөнки газета-журналлар тулы сумкасы никадәр генә авыр, хезмәте мәшәкатьле һәм җаваплы булмасын, безнең илдә гомер-гомергә хат ташучы хезмәтен хатын-кызлар башкара.

Ленар эшли торган 25нче элемтә бүлеге башлыгы Марина Калинина әйтүенчә, альтернатив армия хезмәтендәге егетләрне исәпкә алмаганда, Ленар - шәһәрдә хат ташучы булып эшләүче бердәнбер ир-егет. Аның турында газетага язу теләген әйткәч, җитәкче ханым шатланып риза булды. "Ленар, чыннан да, мактауга лаек хат ташучыбыз. Ул шәһәрнең яңа 67, 70нче микрорайоннарында яшәүче шәһәрдәшләребезгә хезмәт күрсәтә. Газета-журналларны адресатларга кичектерми илтеп җиткерә. Участогы шәхси секторда булу сәбәпле, эше авыр, ерак нокталарга почтаны хәтта үз машинасы белән ташырга туры килә аңа. Максатчан, төгәл, бик тә җаваплы хезмәткәр ул Ленар Гомәров. Аның эшеннән зарланып, бер генә кешенең дә шикаять белдергәне юк. Игътибарлы, итагатьле яшь хезмәттәшебезне коллективта бик хөрмәт итәбез", - диде элемтә бүлеге башлыгы.

Ленарның әнисе Зәлифә ханым да шушы элемтә бүлегендә хезмәт куя. Баласының хезмәтендә абруйлы булуы әни кеше өчен зур куаныч. "Өйдә дә шундый ул. Кулыннан килмәгән эше юк. Нәрсәгә тотынса, шуны җиренә җиткереп башкара. Ремонт эшләре дисеңме, балкон тышлаумы, сантехника төзәтү-алыштырумы - барысын да Ленар эшли", - ди Зәлифә ханым.

Ленар өйләнгән. Хатыны Оксана белән тату гаиләдә уллары Дәнисне үстерәләр.

Бүген, З декабрьдә Ленар Гомәровка 30 яшь тула икән. Бу турыда безгә шәһәрдәшебез Гафинур абый Дәүләтшин шылтыратты. "Хат ташучыбыз газета-журналларны көне-сәгате, хәтта минуты белән китереп җиткерә. Яшь кенә булса да, без пенсионерларның басма матбугатны тыны белән тартып алырдай булып көтүен аңлый ул. Гомеремдә дә шулкадәр төгәл, үз эшен яратып башкарган хат ташучыны күргәнем юк иде. Газета аша туган көне белән котласак, аның өчен көтелмәгән бүләк булыр иде", - диде Гафинур абый.

Җае чыгып торганда, нигә әле мактауга лаек милләттәшебез белән бөтен шәһәрдәшләрне таныштырмаска, дип уйлап, кулыма каләм алдым.

Ленар, син тараткан газета-журналларны укучы шәһәрдәшләр исеменнән гомер бәйрәмең белән ихлас котлауларны кабул ит. Гел шулай игътибарлы, кешелекле һәм кечелекле булып кал. Сәламәтлек, бәхетле матур тормыш юлдаш булсын сиңа. Киләчәктә дә әйләнә-тирәдәгеләр өчен үрнәккә һәм хөрмәткә лаек кеше булып кал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X