Иң яхшы машина йөртүчеләр
Яңалыклар тасмасы

Иң яхшы машина йөртүчеләр

Өлкәннәр көне якынлашкан чорда Яр Чаллының ДОСААФ территориясендә машина йөртү осталыгы буенча конкурс үтте. Ул 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында уздырылды. Әлеге чара өлкән яшьтәгеләрне юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә тарту, юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан оештырылган иде.

Тукайлылар арасында беренче урынны бу бәйгедә икенче ел рәттән Виталий Шведько алды. Икенче һәм өченче урынга Иван Илюхин һәм Шәйхнур Закиров лаек булды. 

 

 

 

 

http://tukai-rt.ru/news/tsentralnye-novosti/minekhanov-tassr-100-ellygy-zamancha-dltchelekne-bashlangychy-turynda-iskrt

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев