Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Иң яхшы сыйныф җитәкчесенә – сәяхәткә юллама

Чаллыда «Шәһәренең сыйныф җитәкчесе» һөнәри осталык бәйгесе узды. Анда барлыгы 30дан артык укытучы катнашты.

Аларның 12се генә сынауларны уңышлы узып финалга үтте. Сыйныф җитәкчеләре беренче этапта педагогик ситуацияләргә анализ ясадылар, аннары үзләре һәм һөнәрләре турында сөйләделәр, эшләренең төп юнәлешләрен  тәкъдим иттеләр һәм сыйныф җитәкчесенең укучының шәхесен формалаштырудагы роле турында сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр.  Барысы да сынауларны уңышлы үттеләр. Аларга башкарма комитетның мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин җитәкчелегендәге жюри бәя бирде. 
Бәйгедә иң көчлеләр, иң осталар җиңә. Бу юлы да шулай булды. Беренче урынны 61 нче гимназиядән Виолетта Юшачкова яулады. Аңа теплоход белән сәяхәткә бару өчен сертификат тапшырдылар. 60 нчы мәктәптән Гөлфия Вәлиева икенче урынга чыкты. Өченче урында – 79 нчы лицей-интернат укытучысы Нәфис Идиятуллин.  Ул шулай ук «Тамашачылар мәхәббәте» призына лаек булды. Бәйгенең нәтиҗәләрен оештыручылар да, анда катнашучылар да гадел дип бәяләде. «Виолетта Юшачкова барлык сынауларны уңышлы үтте  һәм лаеклы рәвештә җиңде. Бәйгедә катнашу – безнең кебек беренче ел гына сыйныф җитәкчесе булып эшләүчеләр өчен тормыш мәктәбе, тәҗрибә туплау. Бер урында торганчы, үсешкә, камилеккә омтылу яхшырак. Шәһәрнең тәҗрибәле укытучылары белән бергә финалга узуым белән дә үземне бәхетле дип саныйм», – диде бәйгедә лауреат исеме алган 77нче гимназия укытучысы Айгөл Гатауллина. 
Чараны «Мизгел» ансамбле, 77нче гимназия укучысы Ярослава Коробченко үзенең матур чыгышлары белән бизәде. 

Ринат Шәйхитов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы