Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ялгыз ата-аналарга кагылышлы яңа закон кабул итәргә уйлыйлар

Канун гамәлгә керсен өчен депутатлар аны өченче укылышта кабул итәргә тиеш.

16 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче ялгыз ата-аналарны эштән куу тыела. Дәүләт Думасы икенче укылышта кабул иткән закон проекты шуны күздә тота. Бу норма хәзергә 14 яшькә кадәрге балаларның ата-аналарына кагыла, дип аңлатты Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин инициативага фикерен белдереп. Бу хакта «Российская газета» яза.

Дәүләт Думасы рәисе сүзләренә караганда, законга шундый үзгәрешләр кертү үтенече белән сайлаучылар депутатларга күп тапкырлар мөрәҗәгать иткән.

«16 яшькә кадәрге балалар әле ярдәмгә мохтаҗ, — дип ышана спикер. — Мондый очракта баласын ялгыз үстерүче әнинең эштән җибәрелүе гаиләне яшәү өчен акчасыз калдырырга мөмкин».

Өченче укылышта документны 25 гыйнварда карарга планлаштыралар. Искәртеп узабыз, закон проекты ЛДПР тарафыннан кертелде һәм хөкүмәтнең уңай бәяләмәсен алды. Инициатива авторлары билгеләп үткәнчә, балалар нигездә 16 яшькә кадәр төп гомуми белем ала, шуңа күрә аларны бу яшькә кадәр ялгыз тәрбияләүче гражданнарга дәүләт тарафыннан өстәмә яклау кирәк.

фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев