Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яман шеш белән авыручы хатын-кызлар фотолары - Республика онкодиспансерында

Чаллы редакциясе «Тормыш энергиясе» күргәзмәсе оештырды.

Республика онкодиспансерында «Тормыш энергиясе» («Энергия жизни») дип аталган күргәзмә ачылды. Анда яман шеш диагнозы куелган хатын-кызлар фотолары урын ала. Әлеге проект өстендә «Челнинские известия» газетасы онкология белән авыручы хатын-кызлар берләшмәсе белән берлектә эшләде. Искәртергә кирәк, шушы проект белән фотограф Антон Катушенок «Бәллүр каләм» республикакүләм конкурста «Ел фоторепортеры» номинациясендә җиңү яулады. 

Күргәзмәдәге һәр фото тирән мәгънәгә ия. Алар куркыныч диагнозга карамастан яшәү дәвам итүе турында сөйли. Фотога төшкән хатын-кызларның һәрберсе алга таба барырга, чир белән көрәшергә үзләрендә көч тапкан. Алар тулы тормыш белән яши. Хыялларын тормышка ашыра. Берсе җырлый, икенчесе шигырьләр иҗат итә...

Республика онкодиспансерында «Тормыш энергиясе» күргәзмәсе ай ахырына кадәр дәвам итәчәк. 

Фото «Челнинские известия» газетасыннан

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев