Яңа ел бәйрәмнәрендә эшләүчеләргә хезмәт хакы икеләтә түләнә
Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итте.
31 декабрьдән 11 январга кадәр бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен хезмәт хакы икеләтә күләмдә түләнергә тиеш. Бу сәгать исәбеннән хезмәт хакы алучыларга да кагыла.
Хезмәткәрләр акча урынына ял да сорый ала. Бу хакта РИА Новости белән әңгәмәдә РФ Иҗтимагый палатасының закон проектларына һәм башка норматив актларга иҗтимагый экспертиза үткәрү комиссиясе әгъзасы Евгений Машаров сөйләде.
Машаров әйтүенчә, РФ Хезмәт кодексының 113нче маддәсе нигезендә, эш бирүчеләр билгеле бер категория хезмәткәрләрне генә бәйрәмнәрдә эшкә җәлеп итә ала. Бу кичектергесез эшләр белән шөгыльләнүчеләр булырга мөмкин. Әмма аларны да килешүдә язылган кагыйдәләр нигезендә генә эшкә чакыртырга ярый. Бәйрәм көннәрендә йөкле хатын-кызларны, балигъ булмаган балаларны һәм башка ташламалы категория вәкилләрен эшкә җәлеп итәргә рөхсәт ителми. Бу затлар иҗади һөнәр ияләре булгаң очраклар гына искәрмә булып тора.
Машаров искәрткәнчә, эш бирүчеләргә бәйрәм көннәрендә эшкә җәлеп итү һәм хезмәт хакы түләү кагыйдәләрен бозган өчен штраф яный. Беренче тапкыр бозган очракта 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, кабат бозган очракта 70 мең сумга кадәр штраф түләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев