Январь ае өчен торак-коммуналь хезмәтләр квитанциясенә аңлатма бирделәр
Зур суммаларның сәбәбе нидә?
Чаллы шәһәр хакимиятендә январ ае өчен килгән квартплата квитанцияләре буенча сораулар туса нишләргә кирәклеген аңлаттылар.
Түләүләрнең арту сәбәпләре: ресурсларны күп куллану. Январь салкын булганлыктан җылы, электр һәм көнкүреш техниклары активрак эшләде. Яңа ел каникулларында кешеләр күбрәк вакытн өләрендә уздырды. Нәтиҗәдә су һәм электр куллану артты.
Россиядә, шул исәптән коммуналь хезмәтләргә тарифлар 1,7 процентка артты.
Сорауларыгыз туса хакимиятнең торак-коммуналь хуҗалык идарәсенә яисә идарә итү компаниясенә мөрәҗәгать итеп, исәпләү приборларының күрсәткечләрен тикшерегез.
Сораулар туса идарә итү компаниясе яисә ТСЖга барып исәпләләрне аңлатуларын сорагыз. Контаклар квартплата квитанциясенең артына язылган.
Аннан алган җавап канәгатьләндермәсә ТР Торак инспекциясенә языгыз. (интернет кабул итү https://gji.tatarstan.ru/priem.htm яисә «Госуслуги» порталы аша), бәхәсле сораулар туса ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетына (интернет кабул итү https://kt.tatarstan.ru/ipriemnaya.htm; соцчелтәрләр: MAX https://max.ru/id1655200443_gos и ВКонтакте https://vk.com/club183178886).
Җаваплы җитәкчеләр шәһәрдәшләргә исәпләү приборлары күрсәткечләрен вакытында тапшырырга киңәш итәләр. Күрсәткечләрне тапшырырга оынтсагыз, хезмәтләр өчен норматив буенча түләргә туры килә. Бу исә күпкә кыйммәтрәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев