Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Январьдә аванс азрак була

Бу нәрсәгә бәйле?

Озын Яңа ел бәйрәмнәре 1 январдан 11 январьга кадәр дәвам итү сәбәпле, Татарстан халкы январьдә киметелгән аванс алачак. 

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр итүенчә, аванс та, хезмәт хакы да һәр конкрет айдагы эш көннәре санына карап исәпләнә. Аванс хезмәткәрләргә айның беренче яртысындагы эш көннәре өчен түләнә, ә калган өлеше хезмәт хакы рәвешендә бирелә.

Январьдә Татарстан халкында нибары 15 эш көне булачак, шуларның дүртесе генә – 12сеннән 15енә кадәр – айның беренче яртысына туры килә. Калган 11 эш көне айның икенче яртысында булачак.

Январьның беренче яртысында эш көннәре саны икенче яртысына караганда күпкә азрак булганга, Татарстан халкы гадәттәгедән азрак аванс алачак. Калган акча хезмәт хакы итеп соңрак исәпләнәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хезмәт хакы аванс