Январьдән пенсия 10 мең сумга арта
Яңалыклар тасмасы

Январьдән пенсия 10 мең сумга арта

Бу хакта «Татар информ» хәбәр итте.

1 январьдән Татарстанда яшәүчеләрнең кайберләренең пенсияләре 10 мең сумнан да күбрәккә артачак. 
Декабрьдә 80 яше тулган пенсионерлар, шулай ук I төркем инвалидлар пенсияләренә шул күләмдә өстәмә алачак, чөнки аларга пенсиянең фиксацияләнгән өлеше икеләтә арта. Исегезгә төшерәбез, 1  январьдән пенсиянең фиксацияләнгән өлеше 9 584,69 сум тәшкил итәчәк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, арту бары тик шушы ике нигезнең берсе буенча гына билгеләнә — йә яшь буенча, йә инвалидлык буенча.

Моннан тыш, 1 январьдән иминият пенсияләре 7,6 процентка индексацияләнәчәк. Димәк, кайбер пенсионерларга түләү күләме 10 мең сумнан күбрәккә артачак.
 


пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация Пенсия арта

Нет комментариев