Ярминкәдә 30 млн сумнан артык товар сатылды
Чираттагы ярминкә 7 декабрьдә шул ук урыннарда була.
Узган шимбәдә Тукай яр буенда («Төзүче» стадионы алдындагы мәйданда), ипподромда һәм «Южный» агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәләре булды.
Анда Тукай, Мөслим, Сарман, Минзәлә, Аксубай, Мамадыш районнары авыл хуҗалыгы уңганнары, Чаллының азык төлек җитештерү һәм эшкәртү предприятиеләре хезмәткәрләре сәүдә итте.
12 муниципаль районнан барлыгы 562 тонна азык-төлек алып килгән иделәр. Барлыгы 30 млн сумнан артык товар сатылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев