Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Ярминкәдә дә кыйммәт!

Ялларда Чаллыда авыл хуҗалыгы продукциясе белән сәүдә иттеләр.

Үткән шимбәдә Чаллыда авыл хуҗалыгы товарлары ярминкәсе оештырылды (тулырак МОННАН укый аласыз). Сәүдә мәйданчыклары шәһәрнең өч почмагында – Тукай яр буенда («Төзүче» стадионы каршында), Ипподром янында һәм «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә эшләде. Ярминкәдә бәяләр ниндирәк соң?

Бер килограмм өчен:

* Арпа һәм тары ярмалары – 10 сум
* Кукуруз ярмасы – 18 сум
* Каклаган каз – 1500 сум
* Орлык суганы: танайка сортлы – 350, рэд-барон (кызыл суган) – 300, стурон (озынча сорт) – 250, штутгартен ризен (түгәрәк сорт) – 150, выборка – 100-150 сум
* Гала сортлы бәрәңге (5 литрлы чиләктә) – 100 сум
* Яшел суган – 300 сум
* Бройлерлар – 250 сум
* Мулард үрдәкләр – 450 сум
* Сыер ите – 430 сумнан башлап
* Йомырка (10 данә) – 90-95 сум
* Балыклар: телапия – 300, кета – 400, минтай, хек – 220, ысланган балык 550 сум
* Май – 450, сыек майның (Оренбург өлкәсеннән) литры 150 сум

– Мин авыл хуҗалыгы ярминкәләренең даими кунагы, һәрвакыт канәгать калам, тәмле дә, файдалы да. Бүген менә орлык суганы, тана ите, фарш, сөт, йомырка, бер индоүрдәк алдым, – дип билгеләп үтте шәһәрдәшебез Сиринә Габдрахманова.

Чаллыда чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәләре киләсе шимбә, 8 апрельдә, оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев