Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яшь эшмәкәр Кирилл Шестаков: «Керемне ике тапкыр арттырасым килә»

Быел Чаллыда «Башлап җибәргән бизнес өчен остаз» дигән проектка старт бирелде.

Аны оештыручылар – «Бердәм Россия» һәм «Рост» партияләре. Проект эшли башлаганнан соң ярты ел узды. Инде кайбер нәтиҗәләр ясарга була. Катнашучылар остазлары белән ни рәвешле эшли? Уртак тел таба алганнармы? Нинди каршылыклар бар? Яшь эшмәкәрләрнең фикерләре белән кызыксындык. 

Кириллга 36 яшь, Чаллыда туып үскән. 57нче училищеда электромонтер һөнәрен үзләштергәч, армиягә алынган, аннары 10 елга якын «Электр челтәрләре» компаниясендә эшләгәндә читтән торып Казан энергетика университетын тәмамлаган. 2021 елда электр челтәрләре үткәрү буенча үз предприятиесен ачкан. Остазы – «Развитие» сәнәгать паркы территориясендә беренче булып җитештерү процессын башлап җибәргән эшмәкәр Руслан Мостафин. Анда промышленность өчен җылыту җиһазлары – Termata дип аталган үз брендлары астында һава җылыткычлар һәм котеллар чыгаралар. 

– Кирилл, ни өчен бизнеска килергә булдыгыз? 

– Үз-үземә хуҗа буласым килде. Аннары бизнесның мөмкинлекләре чикләнмәгән, миңа шунысы ошый.

– Компаниягез нәрсә белән шөгыльләнә?

– Урамдагы электр челтәрләрен монтажлыйбыз. Күптән түгел 34нче мәктәп территориясендә яктырткычлар урнаштырдык. 

– Проектка нинди максатлар белән килдегез?

– Энергетик буларак минем тәҗрибәм бар, бизнеска өйрәнәсем килде. 

– Остазыгыз Руслан Нәфисович белән уртак тел табу авыр булмадымы?

– Юк, проектта бер-беребезгә билгеләнү белән утырып сөйләштек, бер-беребезне аңладык. Аннары аның эш урынында очраштык, ул документларым белән танышты, соңрак заказ бирүче җитәкчеләр белән очрашу оештырды. Хәзер инде күбрәк телефон аша аралашабыз. Аңа теләсә кайсы вакытта мөрәҗәгать итә алам. Алай гына түгел, кайвакыт үзе шалтыратып биремнәр бирә. Ул бит проектка үзе теләп, ярдәм итәм дип килгән, минем бизнесым аны кызыксындырган, аның мондый мөнәсәбәте минем өчен зур плюс.

– Нәтиҗәләр бармы?

– Әйе. Ул миңа участок мастеры алырга киңәш итте. Үзем дә бу хакта уйлана идем, ризалаштым, бер ай элек кеше таптым. Хәзер мәсьәләләрне хәл итәргә вакытым күбрәк кала. Аннары, эшемне ачканда ук үз техникабызны булдырасыбыз килгән иде, заказчылар белән очрашкач, моңа тагын бер кат инандым, остазым да фикеремне хуплады. Бер ай элек лизингка эвакуатор һәм мини-экскаватор алдык. Бу арендага киткән чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирәчәк. 

– Остазыгыз киләсе этап итеп нинди бурыч куйды?

– Икенче бригада булдыруны. Бәлки бу бурычны быелгы проект кысаларында гына түгел, алга таба да башкарасы булыр.

– Проект башында максатларыгыз нинди иде?

– Керемне ике тапкырга арттыру. Миңа гына түгел, бар катнашучыларга да шундый бурыч куелган иде. 

– Ничек уйлыйсыз, булдырып булырмы?

– Елдан-ел эш барышын көйли барабыз, шуңа булдырырбыз дип уйлыйм. 

Руслан Мостафин: 

– Проектны тормышка ашырганда авырлыклар туды димәс идем, Кириллга әлегә тәҗрибә һәм тәвәккәллек җитеп бетми. Шуңа мин аңа терәк булырга тырышам. Чыгымнарны киметү, җитештерүчәнлек һәм керемне арттыру өчен куйган бурычларны (мәсьәләләрне) акрынлап чишә барабыз. 

Кириллны яшь эшмәкәр буларак 10 балл буенча 10га бәялим. Ул молодец. Мин үзем дә беренче тапкыр остаз буларак тәҗрибә туплыйм. Минем кул астында эшләячәк катнашучыны сайлаганда ук Кириллның шәхси сыйфатларына, хәтта энергетикасына да игътибар иттем. Һәм ялгышмадым. Ул эшмәкәр һәм лидер сыйфатларын үзенә туплаган. Без яшьтәшләр диярлек, тик мин инде бизнеста 12 елдан артык, шуңа аның хәзер нинди кыенлыклар кичергәнен дә, аларны ничек хәл итәргә кирәклеген дә яхшы беләм, аңа аңлатам. Ә кайбер моментларда бары тәвәккәллек кирәк. «Син булдырасың» дип әйтүче кирәк. 

Сүз уңаеннан, әлеге проект белән танышкач, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллы тәҗрибәсен хуплады, ТР Икътисад һәм сәнәгать министрлыгына яшьләр арасында эшмәкәрләрне үстерү системасын булдырырга кушты. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев