Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яшьлек проспектында ремонт кайчан тәмамланачак?

Төзекләндерү «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» программасы кысаларында бара.

Яшьлек проспектының Машина төзүчеләр урамыннан алып Тынычлык проспектына кадәр өлешендә ремонт 47%ка башкарылды. Юлдан тыш, проспектта җәяүлеләр юлы ясала, яңгыр коелары, яткырткычлар яңартыла. Эшләр 11 ноябрьдә тәмамланырга тиеш. Ремонт «Куркынычсыз сыйфатлы юллар» программасы кысаларында башкарыла. 

Республика программасы буенча Автозавод районының Сөембикә проспектыннан Тынычлык проспектына кадәр өлешендә капиталь ремонт бара. Биредә «РБР-16» компаниясе эшли. Юлларны ноябрь азагына кулланылышка тапшырырга вәгъдә итә. Эшләр әлегә 42%ка башкарылган. 

Шәһәрдә Боровецк күперен төзекләндерү дә дәвам итә. Биредә эшләр 7%ка гына башкарылган. Ремонт 2 елга сузылачак. Бүгенге көндә күпернең терәк корылмаларын ясыйлар. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев