Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Яхшы әни нинди була?

Гамьле әңгәмә.

Бала табу, әни булу белән бәйле үзгәрешләр, авырлыклар турында гаилә психологы, гипнотерапевт Зәйтүнә Әхмәтҗанова белән сөйләштек.
– Әни булу хатын-кызны ничек үзгәртә?
– Әни булганнан соң хатын-кызның тормышы социаль яктан да, биологик яктан да үзгәрә. Аңа җәмгыятьтә яңа роль бирелә һәм җаваплылыгы арта. Организмда гормональ үзгәрешләр күзәтелә, йокы режимы бозыла, физик ресурслар кими. Күпчелек әниләрнең үз-үзләренә, тормыш иптәшләренә һәм яраткан шөгыленә вакыты азая. Шулай да бала белән бергә дөньяны яңадан өйрәнү көчле эмоциональ яңарыш та бирә. Психологик тикшеренүләр шуны күрсәтә – әни кешеләрдә эмпатия (кешенең хәленә керә белү), түземлек һәм планлаштыру сәләте көчәя. Алар бала уңышларына үзенекенә караганда да ныграк сөенә, күбрәк канәгатьләнү хисе кичерә. Тормыш кыйммәтләре яңадан формалаша — гаилә һәм тотрыклылык беренче урынга чыга. Бала белән эмоциональ бәйлелек хатын-кыз өчен көчле психологик ресурс булып тора. Шулай итеп, әни булу авырлыклар да, зур үзгәрешләр дә китерә, ләкин шул ук вакытта хатын-кыз тагын да көчлерәк һәм бәхетлерәккә әйләнә.

– Ул психологик яктан нинди кыенлыклар белән очраша?
– Бүгенге җәмгыятьтә әни булу уңай, матур күренеш итеп кабул ителсә дә, хатын-кыз бу вакытта җитди кыенлыклар белән очраша. Аның тышкы кыяфәте үзгәрә, еш кына үзенә ошамаган якка. Ул бала өчен гомер буе җаваплылык тоеп яшәргә өйрәнә – аның иминлеге һәм бәхетле киләчәге өчен өзлексез борчылу гадәткә керә. Беренче чиратта бала турында уйлау гаиләдә аңлашылмаучанлыкларга китерергә мөмкин. Җәмгыять аңа берьюлы берничә таләп куя – үрнәк әни дә, чибәр хатын да, уңышлы белгеч тә, сабыр шәхес тә булырга кирәк. Ә күп хатын-кызлар өчен һәрьяклап уңган булу яки бар өлкәләргә бертигез игътибар бирү кыен. Шуңа күрә еш кына эчке дисбаланс һәм арыганлык хисе барлыкка килә. Балалар үсеп җиткәч тә әни кеше яңа сынаулар белән очраша: кемдер кызы яки улының буй җитеп, читкә китүен, өйләнеп яки кияүгә чыгып, үз тормышын коруын (сепарация этапларын) авыр кабул итә, ә кайберләре, киресенчә, инде зур үскән балаларына кирәк вакытта эмоциональ ярдәм күрсәтә алмый.

– «Яхшы әни» нинди була?
– Әгәр син баланы яратасың икән – син инде яхшы әни. Ул үзеннән дә, баласынан да камил булуны таләп итми, чөнки һәркем аңлый: идеаль әни булу да, баланы идеаль итеп тәрбияләү дә мөмкин түгел. Шуңа күрә иң мөһиме – эчке сиземләү, интуициягә таянып эш итү, үз балаңны ничек бар, шулай кабул итү. Аның көчле якларын күрә белү һәм мөмкинлекләрең, көч-куәтең җиткән кадәр ярдәм итәргә тырышу. Иң беренче чиратта шуны истә тоту мөһим: сезнең тормышта беренче урында – үзегез, аннары – ирегез белән мөнәсәбәтләрегез, шуннан соң гына – балагыз, чөнки ул – сезнең мәхәббәтнең нәтиҗәсе. Бала тәрбияләгәндә якыннарыгыз, тормыш иптәшегез белән бер команда булып эшләү мөһим. Авырлыклар каршында ялгыз калмас өчен, ярдәм сорарга, ярдәмне кабул итәргә һәм якыннарыгызга теләктәшлекләре өчен рәхмәт әйтергә өйрәнегез. Кайчакта ярсып китүегез яки тәрбиядә хаталар җибәрүегез дә сезне начар әни итми. Ә менә аннан соң үз-үзеңне гаепләп, оялып, үзеңә бикләнеп калу, бала янына килеп сөйләшмәү, аңлатмау, гафу үтенмәү – начар. Ә бит еш кына бу әнинең арыганлыгыннан, хәле җитмәвеннән, ул мизгелдә моның нәрсәгә китерәчәген аңлап бетермәвеннән килеп чыга. Теләсә нинди яшьтәге бала алдында гафу үтенергә мөмкин. Бу – балалар өчен гаять мөһим нәрсә. Гафу үтенү – әнинең көчсезлеге түгел, ә акыллы һәм җаваплы булуының күрсәткече. Шуңа күрә, кирәгеннән артык кискен реакциядән яки хатадан соң, баланы үз уйлары, үз хисләре белән генә калдырмагасыз. Нәкъ шушы мизгелләрдә аңа сез тагын да ныграк кирәк.

Әңгәмәдәш Сәрия Гарипова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев