Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Язучыларның һөнәре булачак

Хезмәт кенәгәсенә аны сентябрьдән терки башлаячаклар.

Әлеге хәбәрне Татарстан Язучылар берлегенең (хәзер инде Россиянең) Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин 2025 елны йомгаклау утырышында хәбәр итте: «Күптән түгел РФ  Хезмәт һәм Социаль яклау министрлыгы Пенсия фонды белән берлектә шундый карар кабул итте. Язучы дигән профессия була башлаячак. Аның стандартлары билгеләнде. Үзен Язучы дип игълан итүче, беренчедән чиратта, ниятләрен башында тудыра алырга сәләтле кеше. Икенчедән, ул шул ниятне үстерүче. Өченчедән, аны кәгазьгә төшерүче, язучы. Төгәлрәк әйткәндә, әдәби әсәр язучы. Дүртенчедән, шул әдәби әсәрне эшкәртүче (литературная обработка). Бишенчедән, корректировка ясаучы. Алтынчыдан, шул әдәби әсәрен китап итеп әзерләүче. Җиденчедән, аны газета-журналларга аерым кыскартулар белән әзерләп бирүче. Шулай ук, аның бу эшкә компетенциясе, ягъни филолог белеме булырга тиеш. Әгәр белеме юк икән, язучы курслар үтәргә мәҗбүр. Мәскәүдә махсус ике еллык курслар бар, бәлкем бездә дә оешыр», – дип яңалыкка ачыклык кертте ул. Факил әфәнде бу яңалыкның, бигрәк тә, яшьләргә кызыклы булуын белдерде. Шулай ук, СССР вакытында язучының хезмәт кенәгәсенә әлеге профессия газета-журналларда чыккан иң беренче әсәреннән үк теркәлгәнен искәртте. Хәзер ничек булыр, билгесез. Нигезнамә  әле эшләнеп бетмәгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һөнәр ияләре Чаллы язучылары