Җиңүчегә – тәкә, коллективка - машина
Быел ул 18 июньдә 11 сәгатьтә Минзәлә шәһәрендә була.
XIV Театр Сабан туе Минзәләдә үтәчәк
Татарстанда театраль Сабан туе 2005 елдан үткәрелә башлый. Бәйрәмне Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов җитәкчелегендәге К.Тинчурин театры инициативасы белән оештыралар. Беренче Сабан туе Биектау районы Әлдермеш авылында уза. Артистлар Сабан туенда ел саен өч меңнән артык мәдәният һәм сәнгать коллективы вәкилләре катнаша. Чараның төп максаты – татар халкының милли мәдәниятен саклау һәм театр сәнгатен үстерү, халык арасында җәелдерү.
Быел ул 18 июньдә 11 сәгатьтә Минзәлә шәһәрендә була. Бәйрәмдә театр коллективлары һәм танылган сәнгать әһелләре катнашачак.
Театраль Сабан туен Татарстан хөкүмәте ярдәмендә Республиканың мәдәният министрлыгы, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Минзәлә районы хакимияте, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры оештыра.
«Бәйрәм театраль дип аталса да, анда Сабан туеның бөтен уеннары: милли көрәш, гер күтәрү, капчыкта сикерү, чүлмәк вату, капчык сугышы һәм башкалар үткәрелә. Шулай ук конкурстан тыш балалар уеннары уздырыла.
Сабан туеның программасына 13 ярыш кертелгән. Быел ярышлар исемлегендә волейбол да бар. Билгеле, ярышларда җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Сабантуй батырына исә тәкә биреләчәк. Ә Сабан туеның төп бүләге – автомобиль ярышларда иң күп балл җыйган театр коллективына тапшырылачак. Шулай итеп, башка еллардан аермалы буларак, быел төп бүләк Сабан туе батырына түгел, ә театрга бирелә», – дип хәбәр итә К.Тинчурин исемендәге театрның матбугат хезмәте.
Актерлар Сабан туенда кунак булып һәркем катнаша ала. Тамашачыларга Татарстан театрлары артистларының концерты әзерләнә. Шулай ук Минзәлә шәһәре һәм районы иҗат коллективлары чыгыш ясар дип көтелә.
XIV Театраль Сабан туеның мәгълүмати партнерлары: «Татар-информ» информацион агентлыгы, «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы, ГТРК «Татарстан», «Татар радиосы», «Болгар», «Тәртип», «Күңел», «Китап» радиолары, Matbugat.ru сайты, «Реальное время» интернет газетасы, «Ватаным Татарстан», «Челнинские известия», «Комсомольская правда», «Известия Татарстана», «Казанские ведомости», «Көмеш кыңгырау», «Мензеля», «Минзәлә», «Татарлар», «Безнең гәҗит», «Шәһри Казан», «Шәһри Чаллы», «Акчарлак», «Ирек мәйданы» газетлары һәм «Сәхнә», «Идел», «Ялкын», «Салават күпере», «Сабантуй» журналлары.
Театраль Сабан туена артистлар әзерләнә башлады инде. Волейбол ярышларының беренче туры узды. Анда Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры волейболчылары беренче урын алып, финалга үтте. Артистлар Сабантуе проргаммасына кертелгән спорт төрләре буенча күнекмәләр алалар. Без яраткан артистларыбыз Сабан туенда сынатмаслар дип ышанабыз.
Фотолар Тинчурин театры сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев