Җиде көн элек югалган балыкчыны тапканнар
Җиде көн элек югалган балыкчыны Әлмәттәге сусаклагычта тапканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иткәннәр.
Кичә кичке бишләр тирәсендә коткаручылар яр буеннан 500 метр эчтә 25 июнь көнне югалган 63 яшьлек балыкчының мәетен табып алган. Аны яр буена алып чыгып, полицейскийларга тапшырганнар.
«Татар-информ» агентлыгы узган сишәмбедә, 25 июньдә, Әлмәттәге сусаклагычта бер балыкчының югалуы хакында хәбәр иткән иде инде. Ачыкланганча, исерек хәлдәге ир-ат резин көймәгә утырып яр буеннан 300-400 метрга эчкә кергән, шуннан соң көймә әйләнеп капланган.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев