Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Иделия: "АКШта коронавирусның икенче дулкыны башланды..."

Американың Майами шәһәрендә яшәүче Казан кызы, җырчы Иделия белән сирәк кенә булса да аралашып, хәл белешеп торабыз. Бу юлы сүзебез вирустан башланды.

- Иделия, Майамида коронавирус бармы?

- Вирусның икенче дулкыны башланды. Кибетләргә бары тик битлек белән генә кертәләр. Сездәге кебек. Шулай да халык әкренләп гадәти тормышка кайта башлады. Пляжлар ачылды.

- Ниләр белән шөгыльләнәсең? Яңа һөнәрле булгансың икән?

- Күчемсез милек буенча агент һөнәрен үзләштердем. Россиягә барып кайткач, яңа һөнәрем белән ныклап шөгыльләнергә исәп. Тулы метражлы фильм-триллерга сценарий язуны төгәлләдем.

- Фильм нәрсә турында? Нинди телдә яздың?

- Инглиз телендә яздым. Ярты елга якын язылды ул. “Вehind the door” - псилохогик триллер дияр идем. Сценарий искиткеч. Инвесторлар табып, төшерәсе генә калды. Рус теленә тәрҗемә итү теләге дә бар. Кем белә, бәлки төшерергә телүчеләр табылыр? Россиядә дә хәзер талантлы яшьләр күп. 

- Шәхси тормышыңны һәрвакыт яшерәсең. Син кияүдәме?

- Әйе, кияүдә. Гаиләм турында сөйләргә яратмыйм. Нигә кирәк ул?..

- Җирле ризыклар ашыйсыңмы? Ничек тукланасың?

- Рестораннарга еш йөрмибез, ризыкны өйдә пешерәбез. Мин дөрес туклану яклы. Спорт белән шөгыльләнәм.

- Татар ашларын сагынасыңмы?

- Әлбәттә, сагынам. Шуңа күрә елына ике тапкыр татар бәлешләрен, өчпочмакларын ашарга Россиягә кайтам. Дөрес, татар ашлары бик үк файдалы түгел. Әмма сирәк-мирәк ашарга була.

- Казанга кайчан кайтасың, Иделия?

- Июльдә кайтырга планлаштырам, Алла теләсә. Елына - ике, ә кайвакыт өч тапкыр да кайтам. Кайтмый калмаган елым юк.
 

 

Чыганак:Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев