Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Игелекле Наил абыйны онытмыйбыз

Хәтер-хәтирә.

Күренекле архитектор Наил Фазыл улы Шаһиев 2022 елда короновирус авыруыннан вафат булды. Инде шактый вакыт узса да, әлеге шәхес турында онытылмас җылы хәтирәләр күңел түрендә саклана.
1994 елда Чаллы шәһәренә белем алырга килгәч, миңа Наил Фазыл улы һәм аның гаиләсе белән якыннан аралашырга насыйп булды. Ул безгә әбиебез ягыннан туган. Аңа мин һәрвакыт үзенә күрә бер хөрмәт белән «Наил абый» дип эндәшә идем.
Бала чагымда алар да авылыбызга килеп, бездә кунак булды. Мин ул җыйнак сакаллы абыйны балаларча саклык белән күзәтә идем. Ул бик нәзакәтле, зыялы, кайчакта үзен бик кырыс та тота сыман иде. Туганнарыбыз арасында бүтән сакал йөртүче булмаганга күрә, миңа шулай тоелгандыр, мөгаен. Ләкин аның белән сөйләшә башладыңмы, елмаюы җәелеп китеп, йөзе кояштай нурлы булыр иде. Аның һәрвакыт «Кайнеш хәлләр? Уку ничек?» дип кычкырып сәламләгәнен әле дә хәтерлим.
Аннары бераздан якынрак килеп, пышылдап кына сорый: «Йөргән кызың бармы?» – һәм үзе шулчак елмая иде. Шат күңелле булуы хәтта «йогышлы» да булды. Аның белән аралашканнан соң күңел күтәренкелеге кичерә идем.
Вакыт-вакыт үзалдымда сорау куйдым: ни өчен тирә-юньдәгеләр Наил абыйга карата ачыктан-ачык хөрмәт белән карый? Туганнары, авылдашлары, хезмәттәшләре, кайчак ял көннәрендә кунакка җыелышып килгән без, мәдрәсә студентлары – һәммәбез белән ул җан якынлыгы таба белде. Аның зыялылыгы һәм фәһеме – тел ачкычы булып тора иде.
Чаллының «Тәүбә» мәчетен проектлаучы архитекторларның берсе булуы һәм моның өчен изге хаҗга юллама белән бүләкләнүе генә дә күп нәрсә турында сөйли. Мәчет төзелешенә керткән хезмәте өчен, Аллаһы Тәгаләләнең киң рәхмәтендә булыр дип ышанам, чөнки бу тормышта мәчет салучыга Аллаһы Тәгалә аңа җәннәттә йорт салачак дип вәгъдә иткән.
Тормышта тыйнак булса да, ул татар халкының бер эшлекле вәкиле булуы белән горурланды. Тарихны яхшы белүе һәм бу белемнәр белән оста файдалануы белән аерылып торды.
Гаиләсе һәм туганнары белән мохтаҗларга ярдәм итте. Хәтерлим, һәрвакыт миңа тырышып укырга, үз акылың белән яшәргә, үз юлыңны эзләргә, сыгылмаска, үз сүзеңдә нык торырга һәм ялкаулыкны онытырга киңәш итә иде Наил абый!
Минем тормышымда бер чор булып алды, аның гаиләсе мине үз йортына сыендырды. Беркадәр вакыт алар белән бергә яшәдем. Шул чакта Наил абыйның яхшы гаилә башлыгы булуын күреп алдым. Үз гаиләләрен булдырасы без яшьләр өчен бу үрнәк булып тора иде. Гаилә, тормыш сораулары килеп туганда, Наил абый бу очракта ничек эшләр иде икән, дип аны искә төшерәм.
Аллаһы Тәгаләдән Наил абыйга җәннәт бакчалары бүләк итүен сорыйм!
Марсель Бәдгытдинов, 
Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура әгъзасы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәтер-хатирә