Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ике аяксыз калган Рөстәм Нәбиев: «Авыр булды. Елыйсы килә»

Танылган блогер ике кулы белән биек тауга менде.

Яңа ел алдыннан гына Рөстәм Нәбиев Африканың Килиманджаро тавына менгән иде. Бу хакта тулырак монда укый аласыз. Хәзер тагын рекорд куйды. Танылган блогер Көньяк Американың Аконкагуа тавына менде. Ике кулы белән! Тау биеклеге - 6961 метр. Әлеге катлаулы сәяхәт 9 көнгә сузылган.

- Без булдырдык! Җиңдек. Хәзер күңелдә аңлата алмаслык хис-тойгылар. Елыйсы килә. Никадәр авыр булганын күз алдына да китерә алмыйсыз, - ди Рөстәм Нәбиев.

Биек тауларга менүе беренче тапкыр түгел аның. Монысы - алтынчы сәяхәте. 

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Нәбиевның ике аягы да юк. 7 ел элек ул Омскида, армия сафларында хезмәт иткәндә, 4 катлы казарма җимерелеп, бетон плитәсе астында калды. Ике клиник үлем кичерде. 7 көн комада ятты.

- Җимерек казарма астында ятканда үземнән соң бернәрсә дә калмаячагын аңладым. Бик үкендем. Миңа тагын шанс, вакыт бирелде. Күпме икәнен белмим. Әмма мин бу дөньяга күбрәк җылылык һәм мәхәббәтемне бирәсем килә. Кешеләрне үз мисалымда канатландырасым килә. Кара әле, болай да була икән дисеннәр, - ди блогер. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: блогерлар