Ике елга сузылган интернет-мәхәббәт 1,5 миллион сумга төшкән
561
0
Уфада яшәүче 42 яшьлек хатын танышулар сайтында кабынган мәхәббәте ялкынында "янган".
Сөйгәне белән очрашкач, үлемнән чак калган.
Кияүдәге хатынның сайттагы аралашуы ике елга сузылган. Ниһаять, "мәхәббәт кошлары" очрашырга булган.
Шунда егетнең төрмәдә утыруы ачыкланган. Бәләбәй районыннан 37 яшьлек ир-егет талау һәм кеше үтерү өчен иркеннән мәхрүм ителгән. Ләкин хатынны бу гына туктата алмаган, алар колониядә берничә тапкыр очрашкан.
Төрмәдән чыккач, алар Сипайлово бистәсендә арендага алган фатирда очрашкан. Ир шунда хатынның иреннән яшереп җыйган 1,5 миллион сум акчасы барлыгын белеп калган. Пычак белән янап, ул аны үзенең хисабына күчерттергән.
Җиңел генә шулай кинәт баеп китүеннән тынычланып йоклап киткән ирдән качып котыла алган хатын полициягә мөрәҗәгать иткән.
Ни җитми безгә, кызлар, мәхәббәтме, бераз гына акылмы? "Ач тамагым, тыныч колагым", дигәннәре кулайрак булмасмы?..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев